Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Аксубай ветераны тол ирнең җиде баласы өчен әни була

Яңа Ибрай авылында гомер итүче Зәйтүнә Кәримова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Зәйтүнә Нургали кызының тормышы җиңелләрдән булмый. Ул 1928 елда күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтисен сугышка алалар. Ул яу кырында хәбәрсез югала. Әнисе 50 яшендә авырудан вафат була. Ятим кыз үзеннән кечерәк бертуганнары белән бергә, чиратлап өлкән абыйларының гаиләләрендә яшәргә мәҗбүр булалар.

Үзен һәм сеңелләренең тамакларын туйдырыр, абыйлары өчен артык кашык булмас өчен, яшьли колхозда эшли башлый. Авыр хезмәттән курыкмый. Өлкән хатын-кызлар белән беррәттән иген кырында эшли, иртәдән кичкә кадәр урак өстендә була – көн саен кул белән 18 сутый ашлык ура. Алар – икмәкнең чын бәясен белеп үскән буын.

Сугыш вакытында аны, унбиш яшьлек кызны урман әзерләү эшләренә җибәрәләр, сугыш ихтыяҗлары өчен урман материалы кирәк була. Сугыштан соң республикадан читтә торф чыгаруда эшли. Кайткач, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя һәр һәрвакыт алдынгылар сафында була.

1968 елда элеккеге фронтовик – җиде балалы тол ир Насыйбулла Хәлиулла улына тормышка чыга, аларның уртак балалары – уллары туа. Иренең балаларын үз балаларыдай яратып, тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә алар барысы да үз гаиләләре белән матур тормыш көтеп яшиләр, әмма авыр вакытта үзенең җылы канаты астына алган, назын бүләк иткән үги әниләрен онытмыйлар.

Зәйтүнә Нургали кызы 1913 еда тол калган. Шул вакыттан бирле улы белән икәү гомер итәләр. Социаль хезмәткәр Ландыш Сәлахова хуҗалык эшләрендә ярдәм итә. 95 яшендә дә әбекәй кул кушырып утырырга яратмый – бакчада эшли, өй эшләрен башкара.

Кызлары аның хәлен белешеп торалар, әниләре янына кунакка кайталар. Күркәм юбилей көнне дә әниләре өчен бәйрәм оештырдылар – мул табын кордылар, зу бәйрәм торты пешерделәр.

Ветеранны истәлекле туган көне белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җылы котлады.

– Сез Бөек Җиңүне якынайту һәм халык хуҗалыгын торгызу өчен бик күп көч куйдыгыз, – диде ул. – Юбилеегыз уңаеннан котлау сүзләрен кабул итегез. Сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның җан һәм күңел җылысын телим.

Район вәкиле тантана сәбәпчесенә РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләү юлламасын ирештерде, район исеменнән гөлләмә һәм бүләкләр тапшырды. Авылдашын Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров ихлас котлады һәм тагын күп еллар сәламәтлек белән яшәвен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев