Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Аксубай ветераны сугыш елларында Җиңүне якынайту өчен бөтен көчен биргән

Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучы Мария Леонтьевага 95 яшь тулды.

Ветеранны истәлекле юбилее белән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров котлады.

– Хөрмәтле Мария Николаевна, район җитәкчелеге исеменнән истәлекеле туган көнегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез! Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм күңел тынычлыгы телибез.

Район вәкиле РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын укыды, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Тантана сәбәпчесе шулай ук интернат йорты директоры Надежда Никитина һәм учреждение белгечләреннән дә котлаулар кабул итте.

Мария Николаевнаның тормыш юлы җиңел булмый. Ул Югары Баланда авылында туып-үсә. Кечкенәдән әнисе белән сарык көтүе көтә. Басуда хезмәт куя: урак ура, көлтә бәйли, үгезләр белән йөк ташый – колхозда нинди авыр эш бар, бөтенесен дә башкара. Сугыш бара, фронтка ярдәм итәргә кирәк була, авыл халкы белән бергә Җиңүне якынайту өчен бөтен көчен куеп эшли. Аның фидакарь хезмәте ил хөкүмәте тарафыннан билгеләп үтелә – аңа “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырыла.

Илленче елларда Аксубайга күченеп килә, «Аксубай» совхозында пешекче ярдәмчесе һәм ике дистә елга якын район хастаханәсендә санитарка булып эшли. Аннан лаеклы ялга чыга. Шулай килеп чыга ки, картайган көнендә ул ике улын югалта һәм ялгызы кала. Ветеранның уңайлы, тыныч тормышы өчен интернат-йортында барлык шартлар да тудырылган, аның иминлеге турында хезмәткәрләр кайгырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев