Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сугыш чоры балалары

Аксубай ветераны картлык көнендә гаиләле булган

Яңа Аксубайда яшәүче Нина Маркина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Нина Ильиничнага, күп кенә сугыш чоры буыны вәкилләре кебек, күп сынаулар кичерергә туры килгән. Ул Чуаш Енорускиносы авылында туып-үскән, яшьли колхозда эшли башлаган.

Сугыштан соң укытучы һөнәрен ала һәм бөтен гомерен аңа багышлый. Нина Ильиничнага үз гаиләсен кору насыйп булмый, ул үзенең йөрәк җылысын һәм назын яшьли ятим калган бертуганының кызына бирә. Үзе үстергән кызының оныкларын да күрергә насыйп була аңа, ләкин аларның әнисе 30 яшендә авариядә вафат була. Аның карамагында ике оныгы кала. Нина Ильинична аларны да яратып, кайгыртып тәрбияләп үстерә. Кызлар тормышта үз юлларын табалар, шәһәрләргә таралышалар. Озак еллар әби авылда берүзе генә яши, аннары Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортына күченә. Биредә тәрбияче Галина Явгаевага бик нык якыная – аны үз кызы кебек кабул итә. Галина Николаевна пенсиягә чыкканчы, социаль учреждениедә дүрт ел бәхетле гомер кичерә. Пенсионер ханым бу вакыйганы шәхси фаҗига кебек кабул итә – айлар буе елаудан туктамый. Шулай итеп, элеккеге социаль хезмәткәргә әбекәйне үз йортына алырга туры килә.

Менә инде ике елдан артык Нина Ильинична Явгаевлар гаиләсе әгъзасы булып тора. Аның яшәү шартлары уңайлы, көнкүреше җайга салынган, ветеран биредә кадер-хөрмәт күреп яши.

– Безнең әби – бик акыллы кеше, аның киңәшләре тормышта булыша, – ди Галина Николаевна. – Кызганычка каршы, аның хәтере зәгыйфьләнә һәм хәле начарлана бара. Шуңа күрә күбрәк игътибар һәм кайгырту кирәк.

Бу йорт стеналарында ветеран үзен уңайлы хис итә, аның турында борчыласы юк. Галина Николаевна тормыш иптәше белән аның барлык проблемаларын хәл итәләр. Оныклары турында гына күңел әрни – күптән күрешмәгәннәр, аралашмганнар.

Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин котлады. Ул район башлыгы Камил Гилмановның котлау хатын укыды, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.

– Сезгә озак елларга сәламәтлек һәм бәхет телим! – диде ул.

Нина Маркинаны юбилее белән Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров та җылы котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев