Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сугыш чоры балалары

Аксубай районында ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар

Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова һәм мәдәният йорты директоры Елена Айдова муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар.

Безнең арада сугыш авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән, буыннары да ныгып җитмәгән килеш Бөек Җиңүне якынайту өчен колхоз басуларында бил бөккән кешеләр сафы елдан-ел сирәгәя бара. Иске Үзи авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәре бармак белән генә санарлык. Авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова һәм җирле мәдәният учагы җитәкчесе Елена Айдова Иске Үзи авылының тыл хезмәтчәннәре Евдокия Андреевна Ваструкова һәм Анна Туктаровна Ерхонина янына килделәр. Алар ветераннарны Җиңү көне белән чын күңелдән котладылар, бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр. Ветераннар үткән елларны искә төшерделәр, авыл җирлеге башлыгына һәм мәдәният хезмәткәренә игътибарлар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Фото: Иске Үзи авыл җирлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев