Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Сугыш чоры балалары

90 яшендә дә авыл өчен җан ата

Иске Кыязлы авылыннан Сания Ильязова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Сания Мөхәммәтҗан кызы Нурлат районының Киекле авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 9 яшь була.

– Олы яшьтә булу сәбәпле, әтине сугышка алмыйлар, әмма ул озак яшәмәде, авырудан вафат булды. 12 яшемдә тома ятим калдым. 17 яшькә кадәр үги әни белән яшәдем, аны ялгызын гына калдырып китәсем килмәде. Ә аннан соң ул вакытта Иске Кыязлы авылында гаиләләре белән яшәгән апалар мине үз яннарына алдылар, монда кияүгә чыктым, – дип хәтерен яңартты юбиляр.

Ильязовлар гаиләсендә эштән курыкмыйлар. Нәтиҗәсе – күз алдында. Сания апа гомер буе сыер савучы булып эшләгән. Ире төзүче булган. Аның кулы белән Иске Кыязлыда барлык социаль объектлар – клуб, мәктәп һәм башка биналар сафка баскан. Алар 65 елдан артык иңгә-иң куеп гомер иткәннәр.

Җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Улларының берсе бакыйлыкка күчкән. Калган балалары төрле шәһәрләрдә яши, алар барысы да лаеклы ялда инде. Әбекәйне олы кызы Асия карап, тәрбияләп тора. Тагын бер кызы ире белән Түбән Камадан авылга күчеп кайтканнар.

Тормыш тарихы белән ул үзен истәлекле туган көне белән тәбрикләргә килгән район башлыгы Камил Гилманов белән дә уртаклашты.

– Район иминлеге өчен хезмәтегез, сугыш чоры баласы буларак үз иңегездә күтәргән чыдамлыгыгыз, кыюлыгыгыз, Җиңүне якынайту өчен куйган тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Сез районның агросәнәгать комплексын үстерүгә үз өлешегезне керттегез, дистәләгән еллар фермада хезмәт куйдыгыз, балалар һәм оныклар тәрбияләдегез һәм һәрвакыт авыл проблемаларын үзегезнеке кебек кабул иттегез, – дип ассызыклады район башлыгы.

Үз вакытында колхоз яхшы эшләгән өчен Ильязовлар гаиләсенә йорт төзү өчен блоклар биргән – алар аны ире белән бергә торгызганнар, өйнең бер өлешен хуҗабикә үзе кирпеч сугып зурайткан, әлбәттә, балалары төп ярдәмчеләр булганнар.

– Әни гомере буе уңган булды, кул кушырып утырырга яратмады, – дип уртаклашты кызы Гөлия. – Хәзер дә ул безне йортны төзекләндерергә мәҗбүр итә. Без, төзүче балалары буларак, туган нигезебезне даими яңартып торабыз. Әни, миннән соң да өйдә тәртип булсын, дип безгә наказ бирде. Ул якыннары өчен генә түгел, барлык авыл халкы өчен дә борчыла, шуңадыр да йөрәге авырта. Ә әти бик тыныч, сабыр кеше иде.

Сания апа бүген дә – матур, ачык йөзле, гадел, ярдәмчел, бар җирдә дә пөхтәлек, тәртип ярата. Бу сыйфатлары белән ул авыл халкының абруен һәм ихтирамын казанган. Аның фикере белән бүген дә исәпләшәләр, аны тыңлыйлар. Ул туганнарын да, күрше-күләнне дә өмәгә туплый ала. Мондый сәләт барысына да бирелми, бигрәк тә олы яшьтә!

Бу хакта Иске Кыязлы авылында туып үскән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин сөйләде. Сания Мөхәммәтҗан кызын хаклы рәвештә урам старостасы дип атарга була.

Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин да Ильязовлар гаиләсенең хезмәт сөючәнлеге, намуслылыгы турында сөйләде. Ул юбилярга ихлас теләкләрен җиткереп, авылның озын гомерле кешесе буларак кына түгел, ә 73 ел дәверендә туган төбәгенә әверелгән авыл өчен җан атучы кеше буларак та, барысының да аңа тигезләнүен билгеләп үтте.

Ильязовлар йорты юбилей көнендә гөр килеп торды – барысы да якын кешеләрен юбилее белән котларга килделәр. Балалары, оныклары яраткан әниләре, әбиләре янына зирәк киңәш, хәлнең гадел чишелешен сорап яисә мәрхәмәтле йөрәкле, алтын куллы һәм кунакчыллыгы өчен рәхмәт әйтер өчен генә дә киләләр.

Җиде баласыннан тыш, Сания Мөхәммәтҗан кызы 14 оныгын да тәрбияләшергә булышкан, алар каникулларын дәү әниләре янында уздырганнар. Оныкчыклары да бик күп әбекәйнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев