Спорт
Үзләрен беренче тапкыр таныттылар
Классик шахмат буенча 9 яшькәчә кызлар арасындагы ТР чемпионаты ярышлары төгәлләнде.
Ярышларда Иске Ибрайдан бертуган Кадыйровалар беренче тапкыр үзләрен таныттылар. Моңа кадәр исемнәре таныш булмаган шахматчы кызлар чемпионатта уңышлы чыгыш ясадылар: Зилә Казан, Яр Чаллы шахматчыларын җиңеп, турнир уртасында Яшел Үзәннән килгән шахматчы кызга да каршы торырга булды. Әмма алар...
Классик шахмат буенча 9 яшькәчә кызлар арасындагы ТР чемпионаты ярышлары төгәлләнде.
Ярышларда Иске Ибрайдан бертуган Кадыйровалар беренче тапкыр үзләрен таныттылар. Моңа кадәр исемнәре таныш булмаган шахматчы кызлар чемпионатта уңышлы чыгыш ясадылар: Зилә Казан, Яр Чаллы шахматчыларын җиңеп, турнир уртасында Яшел Үзәннән килгән шахматчы кызга да каршы торырга булды. Әмма алар арасындагы уен тигез исәп белән тәмамланды. Зиләнең шулай ук тагын бер Казан шахматчысы белән уены тигез исәп белән төгәлләнде. Дилә исә Чистай һәм Яшел Үзән шахматчыларын җиңә алды. Тулаем безнең кызларның җиңүгә омтылышы сизелеп торды, беренче унлыкка эләгер өчен аларга бик аз гына балл җитмәде.
- Кызларны шахмат спортына әтиләре Җәмил Кадыйров алып килде, - дип сөйли районның көчле шахматчыларының берсе Тимур Мәгыйзов. - Ул алар өчен нык борчыла, ярышларга үзе йөртә, кызлар Чистай тренерыннан түләүле күнекмәләр алалар. Кызларның уңышларында әтиләренең тырышлыгы зур.
- Бертуган Кадыйроваларның киләчәге өметле, - дип билгеләп үтте Аксубай җыелма командасы тренеры Геннадий Горбунов. - Киләчәктә алар район җыелма командасы өчен уеннарга җәлеп ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев