Аксубай спортчылары атказанган механизатор Сабир Хәбибуллин истәлегенә үткәрелгән Республика турнирыннан 3 медаль алып кайттылар. Механизаторның улы - Билбау көрәше Федерациясенең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин булышлыгында оештырылган 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында уздырылган ярышлар республиканың төрле районнарыннан һәм якын-тирә төбәкләрдән спортчыларны үзенә җәлеп итте. Тренер Александр Скворцов тәрбияләгән спортчылар матур...
Аксубай спортчылары атказанган механизатор Сабир Хәбибуллин истәлегенә үткәрелгән Республика турнирыннан 3 медаль алып кайттылар.
Механизаторның улы - Билбау көрәше Федерациясенең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин булышлыгында оештырылган 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында уздырылган ярышлар республиканың төрле районнарыннан һәм якын-тирә төбәкләрдән спортчыларны үзенә җәлеп итте. Тренер Александр Скворцов тәрбияләгән спортчылар матур көрәш күрсәтүләре һәм җитезлекләре белән хөкемдарлар - Хәбир Хәбибуллин һәм әлеге спорт төрен яратучы атказанган юрист Александр Огоневтан яхшы бәяләмә алдылар. Үзләренең авырлык категорияләрендә Шәрбәннән Ильяс Вафин һәм Татар Майнасыннан Ильяс Хәбибрахманов - алтын, шул ук авылдан Илнар Камалов көмеш медаль яуладылар
Нет комментариев