Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Юбиляр хөрмәтенә турнир

Яшьләр үзәгендә ир-атлар арасында шахмат буенча шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең утыз алтынчы чемпионаты үтте. Ул 70 яшен тутырган М.Шарашевка багышланды. Минсабир Җамалетдинович районда ихтирамга лаек кеше. Ул Пионер поселогында туып үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң МЮД совхозында эшләгән, аннан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән, Казан авыл хуҗалыгы институтында белем алган....


Яшьләр үзәгендә ир-атлар арасында шахмат буенча шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең утыз алтынчы чемпионаты үтте.
Ул 70 яшен тутырган М.Шарашевка багышланды. Минсабир Җамалетдинович районда ихтирамга лаек кеше. Ул Пионер поселогында туып үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң МЮД совхозында эшләгән, аннан соң Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән, Казан авыл хуҗалыгы институтында белем алган. Агроном, баш агроном, "Аксубай" совхозы директоры, Аксубай сәнәгать берләшмәсе рәисе урынбасары, Аксубай районы Агросәнәгать хезмәткәрләренең профсоюз район комитеты рәисе булып эшли. Берничә чакырылыш халык депутатларының район Советы депутаты булып сайлана. Хезмәттәге уңышлары өчен 1985 елда аңа "ТАССРның атказанган агрономы" дигән мактаулы исем бирелә.
М.Шарашев шахмат белән бала чагыннан ук мавыга. Күп кенә район ярышларында җиңүче һәм призер була.
Турнирда яшь шахматчылар тәҗрибәле спортчылар белән яхшы уен күрсәттеләр. Алар арасында Савелий Купцов, Алмаз Камилов (икесе дә 3 нче Аксубай урта мәктәбеннән) һәм Григорий Новичков (Иске Кармәт урта мәктәбе) иң яхшылар булдылар.
Ир-атлар арасында Николай Прохоров яхшы уйнады. Турнир барышында ул бары тик бер очко югалтты һәм шул рәвешле ул үзенең 2000 елдагы уңышын кабатлап, беренче урынны алды. Аңардан бер ярым очкога гына калышкан Анатолий Калмыков һәм Михаил Водышев икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. Барлык җиңүчеләр ДЮСШ грамоталары һәм юбиляр Минсабир Шарашев кулыннан истәлекле призлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев