Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җыелма команда Аксубайда күнегүләр үтә

"Яшьлек" универсаль спорт залында Татарстанның иң яхшы бадминтончылары өйрәнү-күнегүләр үтәләр. Төрле яшьтәге спортчылар (7дән 24 яшькәчә) - безнең районда әзерлек уза. Алар арасында зур спортка яңа гына адым ясаганнар да, күренекле спортчылар да бар. Мисалга, Австралиядә узган дөнья чемпионатыннан соң Европа Чемпионатының көмеш призеры Евгения Косецкая туры монда килде. Шулай...

"Яшьлек" универсаль спорт залында Татарстанның иң яхшы бадминтончылары өйрәнү-күнегүләр үтәләр.

Төрле яшьтәге спортчылар (7дән 24 яшькәчә) - безнең районда әзерлек уза. Алар арасында зур спортка яңа гына адым ясаганнар да, күренекле спортчылар да бар. Мисалга, Австралиядә узган дөнья чемпионатыннан соң Европа Чемпионатының көмеш призеры Евгения Косецкая туры монда килде. Шулай ук Европа Чемпионатының көмеш призеры Анатолий Ярцев та монда шөгыльләнә. Бадминтончылар белән алты тренер шөгыльләнә. Татарстанның җыелма командасы әгъзалары һәм аңа дәгъва белдерүчеләр Аксубайда 17 июньгә кадәр күнегүләр үтәчәк һәм аннан соң Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм чит илләрдә җаваплы көч сынашулар узачак. Спортчыларның уңышларга ирешүендә Аксубайның роле зур булыр дип ышанасы килә, биредә узган көннәр дә кунаклар күңелендә уелып калачак.


Бадминтон - катлаулы һәм уникаль спорт төре. Ул спортчыдан җитезлек һәм чыдамлык таләп итә. Бадминтончының ракетка белән очырып җибәргән волан тизлеге сәгатенә 490 километрдан артык тәшкил итә.


Ә әлегә яшь спортчылар спорткомплекста үзләренең осталыкларын шомарталар. Җыеннар вакытында зур зал 13 кортка бүленгән. Расписание буенча башта иң яшь бадминтончылар шөгыльләнә. Алардан соң өлкәнрәкләр. Әмма алар китәргә ашыкмыйлар, трибунадан урын алып, осталарның уенын күзәтәләр.

- Аксубайда өйрәнү күнегүләр үткәрү өчен шартлар яхшы, - дип сөйли тренер Юлия Назарова. - Күнегүләр минутларга бүленгән. Барысы да лаеклы дәрәҗәдә оештырылган - урнашу, туклану, кич белән - бассейн, мунча - барысы да безнең спортчылар өчен. Моннан тыш, саф һава. Балалар Аксубай белән танышып та өлгерделәр инде. Музейга барырга планлаштырабыз. Эстетик тәрбия дә алар өчен шулай ук мөһим.

Җыелма командада катнашучылар арасында Аксубай бадминтончылары да бар. Тренер фикеренә караганда, алар хезмәт сөючән, яхшы спортчылар. Татарстан җыелма командасының төп составында торган Никита Мулеевны ул аерым билгеләп үтте. Киләчәктә Россия дәрәҗәсендә югары уңышларга ирешүенә өмет барлыгын да ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев