Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Якташыбыз, Социалистик Хезмәт герое хөрмәтенә

Савгач урта мәктәбендә Урмандеево авыл җирлеге белән берлектә Социалистик Хезмәт герое Михаил Михеев истәлегенә шашка һәм шахмат турниры үтте. Геройның туган мәктәбендә районның барлык почмакларыннан әлеге интеллектуаль уенны яратучылар җыелды. Ярышларда катнашучыларны Савгач мәктәбе директоры Сергей Илюхин сәламләде. - Михаил Михеев безнең укучылар өчен лаеклы үрнәк, - дип билгеләп үтте...

Савгач урта мәктәбендә Урмандеево авыл җирлеге белән берлектә Социалистик Хезмәт герое Михаил Михеев истәлегенә шашка һәм шахмат турниры үтте.

Геройның туган мәктәбендә районның барлык почмакларыннан әлеге интеллектуаль уенны яратучылар җыелды. Ярышларда катнашучыларны Савгач мәктәбе директоры Сергей Илюхин сәламләде.

- Михаил Михеев безнең укучылар өчен лаеклы үрнәк, - дип билгеләп үтте ул.

- Без үзенең фидакарь хезмәте белән югары үрләр яулаган якташыбыз белән чиксез горурланабыз, - дип ассызыклады үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев. Педагогия хезмәте ветераны, шахмат клубы җитәкчесе Геннадий Горбатов җыелучыларга уңышлар теләде.


Урмандеевода туып үскән Михаил Михеев Социалистик Хезмәт герое исеменә Якутиядә төзелеш идарәсенең комплекслы бригадасын җитәкләп, тырыш хезмәт куеп ирешә. Ул СССР Югары Советы депутаты, РСФСРның Мактаулы гражданины, ТАССРның атказанган хезмәткәре була. Ике Ленин ордены, Октябрь революциясе ордены, "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.


Ярышларга старт бирелде. Турнирда катнашучылар шахмат такталары артына утырдылар һәм Савгач мәктәбен бер мәлгә киеренке тынлык биләп алды.

Берничә сәгатьтән хөкемдарлар комиссиясе ярышлар нәтиҗәсен игълан итте.

Иң яшь катнашучылар - 1-4 сыйныфлар арасында беренче урын район үзәгенең 2 нче мәктәбеннән Никита Беловка бирелде. Икенче урында - мәйдан хуҗасы - Константин Тимофеев һәм өченчедә - Шәрбән мәктәбеннән Илнар Хафизов. Әлеге яшь төркемендәге кызлар арасында беренче-өченче урыннарны җирле мәктәп укучылары Камилла Тимофеева, Ульяна Кондратьева һәм Анита Ильдимирова яулады. Шашка турнирында 5-8 сыйныфлар арасында Аксубайның 3 нче мәктәбеннән Алмаз Моратшин алдынгылыкны алды. Савгачлы Даниил Андреев - икенче, Данила Маклаков (2 нче Аксубай мәктәбе) өченче призер булдылар. Кызлар арасында призлы урыннарны Зөһрә Сәгыйрова (Шәрбән), Алия Төхвәтуллина һәм Юлия Турлукова (Аксубайның 3 нче мәктәбе укучылары) үзара бүлештеләр.

9-11 сыйныфлар арасында беренчелек өчен шахмат баталияләре көрәше тагын да киеренкерәк барды. Монда да район үзәгенең 2 нче мәктәбе укучыларына тиңнәр булмады. Матч нәтиҗәләре буенча турнир таблицасындагы 1, 2, 3 урыннарны Игорь Белов, Никита Убейкин һәм Максим Борисов яулады. Шул ук мәктәп укучысы Юлия Муртазина яшьтәшләре арасында җиңүче булды. Мәйдан хуҗалары Кристина Васильева һәм Анна Гулякова аннан соңгы позицияләрне биләделәр.

Ир-атлар арасындагы шахмат турниры аерым игътибарны җәлеп итте. Нәтиҗәдә иң күп баллны Иске Савруштан Михаил Водышев туплады. Аксубайлылар Илнар Гафиятов һәм Андрей Егоров икенче һәм өченче нәтиҗәләргә ирештеләр. Кызлар арасында Савгач мәктәбе вәкилләре Ольга Васильева һәм Надежда Карпухина беренче һәм икенче урыннарны алдылар. Командалар зачетында Савгач мәктәбе ярыш җиңүчесе булды. Икенче призлы урын - Аксубайның 2 мәктәбендә, өченчесе - Аксубайның 3 нче мәктәбендә.

Ярыш җиңүчеләре Урмандеево авыл җирлеге исеменнән медальләр һәм грамоталар алдылар. Мондый ярышларны һәр елны үткәрергә кирәк дигән карар кабул ителде. Социалистик Хезмәт герое Михаил Михеев истәлегенә багышланган шахмат турнирының күчмә кубогы аның туган мәктәбендә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев