Валерий Горбунов истәлегенә турнир катнашучыларның географиясен киңәйтте
Аксубайның яшьләр үзәгендә Валерий Горбунов истәлегенә шахмат турниры узды.
Валерий Горбунов – Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре. Ул район, республика ярышларын һәм турнирларын оештыручы, баш хөкемдар булды. Район халкы аны актив җәмәгать эшлеклесе, тыйнак, игелекле, шахмат сөюче буларак истә тота. Хезмәт казанышлары өчен «Татарстанның иң яхшы физик культура хезмәткәре», «Татарстанның физик культурасын үстерүдәге казанышлары өчен» билгеләренә ия иде.
Улы Геннадий әтисенең эшен дәвам итә. Ул районда шахмат клубы белән җитәкчелек итә. Бу уенны үз итүчеләр аның тирәсендә җыела. Валерий Александрович вафат булгач, Геннадий Валерьевич яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәмендә аның истәлегенә шахмат буенча турнир оештырды. Ярышлар ел саен уздырыла башлады.
Турнир катнашучыларның географиясен киңәйтте. Көннең суык булуына карамастан, быелгы ярышларга Казан һәм Чабаксар шәһәрләреннән дә шахматчылар килгән иде. Төрле яшьтәге катнашучылар дустанә, кызыксынучан шартларда очраштылар.
Уеннарны оештыручы Геннадий Горбунов, старт алдыннан барысын да сәламләп, әтисен онытмаулары өчен рәхмәт белдерде, уңышлар теләде.
Көч сынашулар өч сәгать дәвам итте. Ир-атлар арасында беренче урынны Фәнил Гафиятуллин яулады. Яшь интеллектуал районның танылган шахматчылары һәм кунаклары белән көрәште һәм әлеге яшь категориясендә җиңүгә иреште. Икенче урында – казанлы Ирек Сабиров. Тимур Магыйзов өченче призер булды.
Егетләр арасында призлы урыннарны 3 нче Аксубай мәктәбе укучылары үзара бүлештеләр: беренче урында – Рамзан Вәлиев, икенчедә – Динар Зәйнуллин, өченчедә – Энгель Зәйнуллин. Призерларга яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән медальләр һәм грамоталар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев