Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Спорт

Уңышта аксубайлыларның өлеше дә бар

Александр Скворцов җитәкчелегендәге көрәш секциясе тәрбияләнүчеләре яңа спорт сезонын уңышлы ачып җибәрделәр. Самара өлкәсенең Шентәле районында узган күчмә ярышлардан алар призлар алып кайттылар. Россия генераллары абыйлы-энеле Сидоровлар призына билбау көрәше буенча ачык төбәк турнирында Татарстан командасы (аның составында республиканың берничә шәһәреннән һәм районыннан спортчылар бар иде) Самара, Ульян өлкәләреннән, Башкортстан,...

Александр Скворцов җитәкчелегендәге көрәш секциясе тәрбияләнүчеләре яңа спорт сезонын уңышлы ачып җибәрделәр.

Самара өлкәсенең Шентәле районында узган күчмә ярышлардан алар призлар алып кайттылар. Россия генераллары абыйлы-энеле Сидоровлар призына билбау көрәше буенча ачык төбәк турнирында Татарстан командасы (аның составында республиканың берничә шәһәреннән һәм районыннан спортчылар бар иде) Самара, Ульян өлкәләреннән, Башкортстан, Чуашстан республикаларыннан килгән күпсанлы катнашучылар арасында икенче урынны яулады.
Аксубайлылар да бу җиңүгә үз өлешләрен керттеләр - безнең исәптә дүрт беренче, ике икенче һәм ике өченче урын бар. Ильяс Вафин (Шәрбән), Илдус Кашапов (Түбән Татар Майнасы), Дмитрий Белов һәм Дмитрий Куклин (икесе дә Аксубайның 3 нче мәктәбеннән) "алтын" призерлар булдылар. Адель Садыйков (Аксубайның 3 нче мәктәбе), Иван Куклин (Аксубай лицее) "көмеш" призлар яуладылар. Александр Убейкин (Аксубайның 3 нче мәктәбе) һәм Ильяс Хәбибрахманов (Түбән Татар Майнасы) өченче призга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев