Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Утыз биш ел узса да, хәтер әле исән

Чуаш Енорускиносы мәктәбе чаңгы юлында Әфганстанда геройларча һәлак булган Владимир Маркин истәлегенә ХХХIII чаңгы ярышлары узды

Ярышлар «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы ярдәме белән узды. Тантаналы ачышта спортчылар белән бергә ветераннар хәрәкәте активистлары да катнашты. Традиция буенча, ярышлар башланыр алдыннан мәктәп каршындагы мәйданчыкта митинг булды. Ярышларда катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров сәламләде.

– Әфган сугышында меңләгән совет солдатының гомере өзелде. Алар тыныч халыкны яклау өчен үз гомерләрен бирделәр. Владимир Маркин шул геройларның берсе. Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгаруга 35 ел тулды. Ярышлар – бу авылда үзләренең якташлары турындагы истәлекнең ничек кадерле булуы турында сөйли.

– Володя минем күз алдымда үсте, – дип хәтирәләре белән бүлеште сугышчы-ветераннар иҗтимагый берләшмәсе җитәкчесе Виталий Маркин. – Якын туганым буларак, без аның белән тыгыз аралаштык. Ул лаеклы кеше иде. Гомеренең 19 яшендә өзелүе бик кызганыч. Әмма аның турындагы якты истәлек безнең йөрәк түрендә.

Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков Владимир Маркин истәлегенә үткәрелгән ярышларда катнашкан өчен барлык спортчыларга рәхмәт белдерде.
Чаңгы юлы Чуаш Енорускиносы мәктәбе территориясе янында салынган. Йөгерешләрне район “Форпост” җитәкчесе Дина Ибляминова һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Ольга Ильгузина үткәрде. Спортчылар өчен мәйдан хуҗалары чаңгы юлын әйбәтләп әзерләгәннәр. Спортчыларның чаңгыда ничек йөгерүләрен старттан күзәтеп була иде – чаңгы трассасы уч төбендәге кебек күренде. Ярышларда катнашучылар мәктәпнең спорт залында җылына, кайнар чәй эчә алдылар. Узышлар уңай мохиттә кискен көрәштә үтте.

Саф һавада ике сәгатькә сузылган ярышлар иң яхшы катнашучыларны ачыклады. Призерларны бүләкләү спорт залында узды. Һәр спортчы яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән лаеклы бүләкләр алды. Грамоталар һәм медальләрне «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре тапшырды. Ветераннар оешмасыннан шәхси бүләкләргә яшьләр белән патриотик эш алып барган өчен Иске Ильдеряк мәктәбенең физик культура укытучысы Владимир Альметкин, Иске Ибрай мәктәбенең физик культура укытучысы Рәис Бикушев, Чуаш Енорускиносы мәктәбе директоры Любовь Кудряшова лаек булдылар.

Владимир Маркин турындагы истәлек өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.

Чуаш Енорускиносы мәктәбендә якташ-гейройга багышланган почмак бар. «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар берләшмәсе өчен әлеге мемориал белән таншу оештырылды. Монда Владимирның фотографияләре, документлары, шәхси әйберләре һәм хәрби формасы урын алган. Бу, ядкәргә әйләнгән әйберләрне мәктәпкә Маркиннар гаиләсе тәкъдим иткән.

–Безнең мәктәптә герой турындагы истәлеккә зур хөрмәт белән карыйлар, – дип сөйли Любовь Кудряшова. – Елына ике тапкыр – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару һәм Җиңү көннәрендә безнең укучылар Владимир Маркин каберенә чәчәкләр сала, мәктәптә герой-якташыбызга багышланган чаралар үткәрелә.

Мәктәптә аның бик яхшы укуын, укырга яратканлыгын сөйләделәр. Ул бөтен фәннәрне яратып укыган, бигрәк тә хезмәт һәм тарих дәресләре белән кызыксынган. Нәрсәгә алынса да – аның барысы да уңышлы килеп чыккан. Аларның сыйныфы мәктәпнең беренче чыгарылышы булган, калганнар алардан үрнәк алган. Володя комсомол комитеты әгъзасы була. Аның тормышы башкача да булыр иде. Ул хәрби булырга тели – медицина комиссиясе уза хәтта Казан танк училищесыннан чакыру да ала. Әмма бармый – армиядән кайткач укырга керергә карар итә. Һәм менә 1986 елның 18 октябрендә аны хезмәткә чакыралар. Хатлары килеп тора, ул, мөгаен, Әфганстанга җибәрерләр дип яза, Ашхабадта өйрәнүләр уза.

1988 елның июлендә Маркиннар улларыннан соңгы хат алалар. Анда ул, тиздән аларның часте бу республикадан китәчәге турында хәбәр итә. Әлеге адрес буенча хат язмаска куша, исән-сау чыкса Союздан үзе хәбәр бирәчәге турында әйтә. Әйтерсең лә ул бу аның соңгы көннәр икәнен сизгән. 15 июльдә аларның частен Әфганстан Демократик республикасыннан чыгарганда, Володяның хәрби машинасы фугаста шартлый. Авыр яралы сугышчыны госпитальгә китерәләр. 1988 елның 18 июлендә аның гомере өзелә. Гаиләсе өчен бу инде беркайчан да төзәлмәслек бик авыр яра була. Улларын җирләгәннән соң әти-әнисе часть командирыннан хат алалар. Хатта, Володя хезмәте вакытында үзен уяу, курку белмәс, катлаулы сугышчан бурычларны үтәргә сәләтле итеп күрсәтте, командование гаиләнең авыр кайгысын уртаклаша, дигән сүзләр була. Владимир Маркинны хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев