Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Турнир Аксубай ветеран-шахматчысына багышланды

Иске Саврушта спорт ветераны Михаил Водышевның 75 яшьлек юбилеена багышланган шахмат турниры булып узды.

Шахматчы хөрмәтенә турнирны Андрей Кузьмин җитәкчелегендә Савруш авыл җирлеге Советы оештырды.

Ярышлар интеллектуаль спорт төрен яратучыларны җыйды һәм җанлы, кызыклы мохиттә үтте. Тантана сәбәпчесен истәлекле бәйрәме белән чын күңелдән котладылар, сәламәтлек һәм шахмат спортында уңышлар теләделәр.

Михаил Водышев Иске Савруш авылында туып үскән, Савгач сигезьеллык мәктәбен тәмамлаган. Һөнәре буенча – яшелчә үстерүче. Дүртенче сыйныфта укыганда шахмат уйнарга өйрәнгән. Район пионерлары арасында үткәрелгән беренче турнирда (1961 елда) ул призер була. Аннан соңгы ярышларда да иң яхшы уенчылар арасына керә. 1978 елда начар ишетүчеләр арасында шахмат буенча республика ярышларында икенче урынны ала һәм алга таба ике тапкыр республика буенча чемпион титулын яулый. Ул шахмат буенча сигез тапкыр район чемпионы, шашка буенча призер булып тора. Әмма соңгы елларда шахмат турнирларында катнашмаган, моның өчен фикердәш шахматчылары аны бераз шелтәләп тә алдылар.

– Без сезнең белән төрле масштабтагы турнирларда ярышырга телибез, – дип билгеләп үтте шахмат ветераны Геннадий Горбатов. – Ярышларда осталар катнашса, аларның абруе арта.

Михаил Водышев хөрмәтенә оештырылган, районның иң яхшы шахматчылары катнашкан юбилей турниры районның шахмат тарихына иң кызыклы һәм мавыктыргыч ярышларның берсе буларак кереп калды. Ир-атлар арасындагы көч сынашуларда Илнар Гафиятов бәхәссез җиңү яулады. Икенче урын – Геннадий Горбуновка, өченче урын Григорий Захаровка бирелде. Балалар арасында көннең иң яхшы нәтиҗәсен Константин Тимофеев күрсәтте, икенче урында – Тимур Липатов, өченчедә – Дарина Захарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев