Мәктәп укучыларының II Спартакиадасы район этабы кысаларында мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган шахмат-шашка ярышлары үтте.
Интеллектуаль турнир ике көн дәвам итте. Анда 18 мәктәп командасы катнашты. Уеннар кызыклы, киеренке мохиттә барды. Шахмат-шашка тактасы артындагы интеллектуль көч сынашулар, әлеге төр спортның мәктәп укучылары арасында шулай ук абруйлы булуын тагын бер кат...
Мәктәп укучыларының II Спартакиадасы район этабы кысаларында мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган шахмат-шашка ярышлары үтте.
Интеллектуаль турнир ике көн дәвам итте. Анда 18 мәктәп командасы катнашты. Уеннар кызыклы, киеренке мохиттә барды. Шахмат-шашка тактасы артындагы интеллектуль көч сынашулар, әлеге төр спортның мәктәп укучылары арасында шулай ук абруйлы булуын тагын бер кат исбатлады.
Беренче көнне шашка буенча чемпионат үтте. Аның нәтиҗәләре: малайлар арасында Илсаф Мәрдиевка (2нче мәктәп) тиңнәр булмады, ул төп приз иясе булды. Икенче урында Риназ Галиуллин (3нче мәктәп). Айдар Искәндәров (АЛ) бронза призга ия булды. Кызлар арасында беренче урынны Полина Рязанова (2нче мәктәп), икенче урынны Гүзәлия Минеханова (шул ук мәктәптән) яуладылар, өченчедә - Елена Горбунова (АЛ). Гомуми зачетта очрашуны зур булмаган балл исәбе белән 2 нче Аксубай мәктәбенең ике командасы (тренер Геннадий Горбунов) тәмамлады, Аксубай лицейчыларына (тренер Валерий Павлов) өченче урын бирелде.
Ярышларның икенче көне шахмат уенына багышланды. Аксубайның 2нче мәктәбе командасы фаворит булды.
- Ике ел элек әлеге мәктәп шахматчылары районны Лениногорскта республика турнирында тәкъдим иткәннәр иде һәм алар зур булмаган аермалылык белән иң яхшы ун команда арасына керми калдылар, - дип сөйли шахмат буенча районның җыелма командасы әгъзасы Адель Купцов. - Ул көнне безнең район вәкиле Юлия Муртазинага өченче урынны алу өчен аз гына очко җитмәде. Быелгысы турнирда исә шахматчыларның яңа буыны калкыды дияргә мөмкин, алар уйнаганда киеренкелек сизелеп торды.
Район үзәгенең икенче мәктәбе, Иске Ильдеряк һәм Түбән Татар Майнасы мәктәпләре командалары финалга чыктылар. Үсмерләр арасында шәхси зачетта Максим Борисов җиңүче булды, икенче урында Данила Маклаков (икесе дә 2нче мәктәптән), призерлар өчлеген Түбән Татар Майнасыннан Хәлит Нурматов япты. Кызлар арасында Луиза Васюткина һәм Надежда Сулейманова (икесе дә Иске Ильдеряк мәктәбеннән) иң яхшы шахматчылар булып танылдылар, Юлия Турлукова (3нче мәктәп) - өченче урында.
Турнирның гомуми нәтиҗәләре буенча Иске Ильдеряктән яшь шахматчылар (тренерлар Алексей Буинский, Алексей Маклаков) беренче тапкыр район чемпионнары булдылар! Геннадий Горбунов җитәкчелегендәге икенче һәм өченче мәктәп командаларына "көмеш" приз эләкте. Турнир җиңүчеләре республика этабында район данын яклаячаклар.
Нет комментариев