Урмандеево төбәге Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган якташыбыз Михаил Михеевны яхшы хәтерли.
Аның истәлегенә менә инде икенче ел рәттән мәктәп һәм Урмандеево авыл җирлеге ачык шахмат-шашка турниры уздыра.
Савгач урта мәктәбендә Иске Савруш, Шәрбән, Иске Кыязлы белем бирү учреждениеләреннән, Урмандеево башлангыч мәктәп-балалар бакчасыннан һәм Аксубай мәктәпләреннән әлеге башваткыч спорт...
Урмандеево төбәге Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган якташыбыз Михаил Михеевны яхшы хәтерли.
Аның истәлегенә менә инде икенче ел рәттән мәктәп һәм Урмандеево авыл җирлеге ачык шахмат-шашка турниры уздыра.
Савгач урта мәктәбендә Иске Савруш, Шәрбән, Иске Кыязлы белем бирү учреждениеләреннән, Урмандеево башлангыч мәктәп-балалар бакчасыннан һәм Аксубай мәктәпләреннән әлеге башваткыч спорт төрен яратучылар җыелды. Ярышта катнашучыларны Савгач урта мәктәбе директоры Александр Музилеев җылы каршылады һәм атаклы якташыбызның тормыш юлы турында сөйләп үтте.
- Михаил Михеев үзенең тырышлыгы, хезмәте белән шундый зур исемгә лаек булды, - дип ассызыклады ул. - Безнең мәктәп укучылары өчен ул - үрнәк шәхес.
60 катнашучы шахмат такталары артына утырды. 1-4 сыйныфларда укучы иң яхшы уенчы-шашкачылар арасында 2 нче мәктәптән Юлия Борисовага беренче урын бирелде, 3 нче мәктәп укучысы Юлия Стешина - икенче һәм Иске Кыязлы мәктәбе укучысы Мәрьям Зәйниева өченче булдылар. Шул ук яшь категориясендәге малайлар арасында беренче һәм өченче урыннарны мәйдан хуҗалары яулады: Константин Тимофеев, Тимур Липатов һәм икенче урында Урмандеево мәктәбеннән Никита Алексеев. 5-8 сыйныфларда укучылар арасында шашка турнирында Данила Маклаков - беренче, Григорий Благородный - икенче (икесе дә 2 нче мәктәптән) һәм Нурислам Галлямов өченче булдылар (Шәрбән мәктәбе).
Шул ук яшь категориясендәге кызлар арасында призлы урыннарны Юлия Турлукова (3 нче мәктәп), Эльвира Әхмәтҗанова (2 нче мәктәп) һәм мәйдан хуҗасы Камилла Тимофеева үзара бүлештеләр. 9-11 сыйныфларда укучы егетләр арасында шахмат баталияләре киеренке узды. Монда 2 нче мәктәп укучылары Игорь Белов, Никита Убейкин һәм Максим Борисов үткән елдагы кебек турнир таблицасының беренче өч урынын үзара бүлештеләр. Шул ук мәктәптән Юлия Муртазина яшьтәшләре арасында җиңүче булды. Мәйдан хуҗасы Кристина Васильева - икенче һәм Эльвира Әхмәтҗанова өченче призер булдылар. Ир-атлар арасында шахмат баталияләре матур комбинацияләр һәм уйлап ясалган адымнар белән аерылып торды. Нәтиҗәдә мәйдан хуҗалары җиңү яулады - Григорий Захаровның нәтиҗәләре иң яхшысы булды, Владимир Данилов икенче урынны алды, аксубайлы Анатолий Турлуков өченче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында мәйдан хуҗалары Надежда Карпухина Һәм Ольга Васильева кунакларга беренче һәм икенче урыннарны яуларга мөмкинлек бирмәделәр, Савруш авылыннан Анфиса Ишметова нәтиҗәдә өченче приз иясе булды.
Команда зачетында Аксубайның 2 нче мәктәбе беренчелекне яулады (җитәкче Геннадий Горбунов) һәм Социалистик Хезмәт Герое Михаил Михеевның күчмә кубогы аларга бирелде. Икенче урында Савгач урта мәктәбе командасы (җитәкче Анатолий Горбунов) һәм өченче урында 3 нче мәктәп (җитәкче Геннадий Горбунов). Ярыш призерлары медаль һәм грамота ияләре булдылар.
Нет комментариев