Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Сигездән сигез

Аксубай кикбоксчылары республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Кикбоксинг буенча тулы контактлы ярышлар Яр Чаллы шәһәрендә узды. Шәһәр мәктәпләре укучылары безнең спортчыларның көндәшләре булдылар. Ләкин тренер Алмаз Мәгыйзовта тәрбияләнүчеләр җиңүгә ирешү өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшләделәр - 8 спортчы 8 бүләк яулады. Артем Иванов (Аксубайның 2нче мәктәбе), Илвир Нуретдинов (АТУТ),...

Аксубай кикбоксчылары республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.

Кикбоксинг буенча тулы контактлы ярышлар Яр Чаллы шәһәрендә узды. Шәһәр мәктәпләре укучылары безнең спортчыларның көндәшләре булдылар. Ләкин тренер Алмаз Мәгыйзовта тәрбияләнүчеләр җиңүгә ирешү өчен көчләреннән килгәннең барысын да эшләделәр - 8 спортчы 8 бүләк яулады. Артем Иванов (Аксубайның 2нче мәктәбе), Илвир Нуретдинов (АТУТ), Оксана Захаркина (2нче мәктәп) һәм Рената Латыйпова (3нче мәктәп) икенче урынга лаек булдылар. Илья Мясников, Данил Петров, Артем Мусин (2нче мәктәп) һәм Мария Бартова (АЛ) өченче урыннарны яуладылар. Аннан тыш элек Аксубайның ДЮСШ мәктәбендә белем алган - хәзер Әлмәт физкультура көллиятендә укучы Артем Козлов 63,5 килограмм авырлык категориясендә беренче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев