Шахмат һәм шашка буенча темпо-турнир
Аксубай пенсионерлары союзы шахмат һәм шашка буенча темпо-турнирны Татарстанда ветераннар хәрәкәтенә 30 ел тулуга багышлады. Интеллектуаль турнирда ике дистәгә якын пенсионер катнашты. Ир-атлар арасында Михаил Водышев, Геннадий Горбатов һәм Анатолий Калмыков шахматта иң яхшылары булдылар. Хатын-кызлар арасында - Ирина Крюкова, Венера Стоянова һәм Әлфия Рәхмәтуллинага тиңнәр булмады. Шашкада пьедесталның беренче...
Аксубай пенсионерлары союзы шахмат һәм шашка буенча темпо-турнирны Татарстанда ветераннар хәрәкәтенә 30 ел тулуга багышлады.
Интеллектуаль турнирда ике дистәгә якын пенсионер катнашты. Ир-атлар арасында Михаил Водышев, Геннадий Горбатов һәм Анатолий Калмыков шахматта иң яхшылары булдылар. Хатын-кызлар арасында - Ирина Крюкова, Венера Стоянова һәм Әлфия Рәхмәтуллинага тиңнәр булмады. Шашкада пьедесталның беренче баскычларын Геннадий Горбатов, Михаил Водышев һәм Илгизәр Соруров яулады. Хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Елена Прокопьева беренче, Галина Бобкова икенче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев