Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Савгачның волейболчы кызлары район беренчелегендә җиңде

«Юность» УСЗда спорт мәктәбе командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды (2007-2008 елларда туган кызлар).

Очрашулар барышында Савгач мәктәбенең волейбол дружинасына тиңнәр табылмады – ул җиңү яулады. Икенче урында – Емелькино урта мәктәбе вәкилләре, өченче урында 2 нче Аксубай мәктәбе спортчылары.

Жюри иң нәтиҗәле уенчыларны билгеләде. Иң яхшы сакчы дип Альбина Равоздинова (2нче мәктәп); иң яхшы һөҗүмче дип – Анфиса Антонова (Емелькино урта мәктәбе); иң яхшы уенчы дип Арина Мокина (Савгач урта мәктәбе) танылды.

Җиңүче команда төп приз – кубок һәм грамоталар, медальләр белән бүләкләнде. Призерлар – грамоталар һәм медальләр, иң яхшы уенчылар истәлекле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев