Савгач командасына волейболда тиңнәр юк
Спорт

Савгач командасына волейболда тиңнәр юк

Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында чираттагы волейбол турниры Савгач җыелма командасының җиңүе белән тәмамланды.

Сабан туе бәйрәме уңаеннан волейбол ярышларына район авылларының күп кенә җыелма командалары җыелды. Уеннар ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында узды. 

Бер-бер артлы узган партияләр турнир финалистларын билгеләнде. Җиңүгә исәп тоткан командаларның хаталанырга хокуклары юк иде. Спортчылар бөтен көчләрен уенга бирделәр. Алар тупны грациоз һәм төгәл тапшыру осталыгын күрсәттеләр. 

Ярышлар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: хатын-кызлар командалары арасында өченче урынны – Шәрбән җыелма командасы, икенче урынны Емелькино командасы алды. Ир-атлар арасында шәрбәнлеләр һәм ветераннар командасы призерлар булдылар. 

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бәйрәм турнирының абсолют җиңүчеләре – савгачлылар. Алар бәйрәмнең төп бүләгенә лаек булдылар.


Нет комментариев