«Юность» универсаль спорт залында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды.
Спорт чарасы Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды. Ярышларда Аксубай мәгариф учреждениеләре, техникум хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр командалары катнашты. Ярышлар кискен үтте, волейболчылар яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтылдылар.
Нәтиҗәдә турнир җиңүчесе булып Савгач мәктәбе командасы танылды. Икенче призны район Башкарма комитетының волейбол дружинасы яулады. Өченче урында – Аксубай универсаль технологияләр техникумы волейболчылары.
Нет комментариев