Сәламәт яшәү рәвешенә бирелгәнлекне исбатладылар
Спорт

Сәламәт яшәү рәвешенә бирелгәнлекне исбатладылар

Еруславкиннар гаиләсе Аксубай районын Түбән Камада узган ВФСК ГТО гаилә фестивалендә тәкъдим итте.

Әтиләре – Андрей Михайлович, әниләре – Анастасия Александровна, кызлары Карина Еруслакина һәм әбиләре Раиса Алексеевна Ласточкина барлык сынауларны да бик яхшы уздылар. Катнашучыларны җитди тикшерүләр көтте: мускулларның сыгылмалылыгы һәм көче, җитезлек, йөгерүдә һәм йөзүдә тизлек, шулай ук электрон коралдан атуда төгәллек. Гаилә ун авыр сынауны да лаеклы үтте.

Еруславкиннар барлык нормативларны да уңышлы үтәделәр, бик яхшы физик әзерлек күрсәттеләр. Аларның катнашуы гаилә бердәмлеге, үзара ярдәмләшү һәм сәламәт яшәү рәвешенә чын-чынлап бирелгәнлек үрнәге булды.


Нет комментариев