Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Россия көненә багышланган турнир

Иске Ильдеряк авыл җирлегендә Россия көненә багышланган футбол турниры узды. Анда Аксубай, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарыннан футбол командалары көч сынашты. Кунаклар һәм хуҗалар уен кырында күптәнге танышлар кебек очраштылар, чөнки мондый уеннар беренче ел гына үткәрелми. Спортчыларны Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин сәламләде һәм уңышлар теләде. Башлангыч...

Иске Ильдеряк авыл җирлегендә Россия көненә багышланган футбол турниры узды.

Анда Аксубай, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарыннан футбол командалары көч сынашты. Кунаклар һәм хуҗалар уен кырында күптәнге танышлар кебек очраштылар, чөнки мондый уеннар беренче ел гына үткәрелми. Спортчыларны Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин сәламләде һәм уңышлар теләде.

Башлангыч уеннар иң әзерлекле дружиналарны билгеләргә ярдәм итте. Аксубайлылар һәм ильдеряклеләр үз төркемнәрендә отышсыз уеннар үткәрделәр. Аксубайның "Луч" командасы матчны 2:0 исәбе белән тәмамлады. Чистай районының Ишәле авылы командасы Искеильдеряклеләрне шул ук исәп белән отты. Иске Ибрай авылы футболчылары ишәлеләр капкасына җавапсыз гол керткәннән соң өченче урынны бәхәссез яулады. Хәлиткеч матч аеруча киеренке узды. Уен кырында көчләре тигез булган ике команда - "Луч" һәм "Ильдеряк" командалары очрашты. Финал уенының нәтиҗәсе - 3:3. Турнир җиңүчесен билгеләү өчен өстәмә вакыт һәм пенальтилар сериясе таләп ителде. Нәтиҗәдә 5:4 исәбе белән Аксубай командасы җиңде.

Турнир таблицасы түбәндәгечә:

1нче урында - Аксубайның "Луч" командасы

2нче урында - "Ильдеряк"

3нче урында - "Иске Ибрай" командалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев