Бадминтон буенча Россия кубогына ярышлар аксубайлы Никита Мулеев өчен чираттагы казаныш белән тәмамланды.
Ярышларда Россиянең төрле төбәкләрен тәкъдим иткән 119 спортчы катнашкан. Ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда биш комплект бүләк уйнатылган.
Аксубай районында туып-үскән Никита Мулеев тренерларның ышанычын аклаган. Ул ир-атлар арасында ялгыз разрядта өченче урынны алган. Бу уңыш – якташыбызның ныклыгы һәм спорт рухының ачык дәлиле. Без Никитадан турнир турындагы тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.
– Гомумән алганда, бик яхшы тәэсирләр калды, – диде ул. – Турнир алдыннан мин үз алдыма илнең иң яхшы дүрт уенчысы арасына эләгүне максат итеп куйдым. Узган ел беренче тапкыр Россия кубогында өченче урынны алган идем, димәк инде, түбәнрәк урынга төшәргә ярамый иде.
Турнир буенча, нигездә, ышанычлы бардым, әйе кайдадыр киеренке дә, дулкынландыргыч та булды, әмма авырлыкларны уңышлы җиңдем.
Ярымфиналга кадәр кем белән уйнадым, барысын да белә идем – без берничә тапкыр мәйданчыкта очраштык һәм мин аларны җиңдем. Шул рәвешле, миңа гадәттәгечә уйнарга кирәк иде һәм барысы да яхшы булырга тиеш иде. Шулай булып чыкты да.
Ярымфиналга әзерләндем, Мәскәүдән килгән спортчыга каршы уйнадым. Авыр буласын белдем, чөнки бөтен карьера юлында аны бер генә тапкыр җиңгән идем. Булдыра алганча, барысын да эшләдем, әмма, кызганыч, җиңү өчен бу гына җитмәде: кайдадыр сабырлык җитми, кайдадыр башкача уйнарга кирәк. Әмма уен бик яхшы, мавыктыргыч килеп чыкты, мин үз чыгышымнан канәгать.
Нет комментариев