Аксубайда ЭЭМ бүлекләренең шәхси составлары һәм ветераннары арасында волейбол буенча Беренчелек үтте.
Беренчелек ярышларына Чирмешән, Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай районнарыннан полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары җыелды. Турнир Ватан сакчысы көненә багышланды. Ярышлар "Яшьлек" спорт комплексында үтте. Бу волейбол турниры гына түгел, ә хезмәттәшләр белән очрашу чарасына әверелде. Ул лаеклы ялда булган...
Аксубайда ЭЭМ бүлекләренең шәхси составлары һәм ветераннары арасында волейбол буенча Беренчелек үтте.
Беренчелек ярышларына Чирмешән, Яңа Чишмә, Нурлат, Чистай районнарыннан полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары җыелды. Турнир Ватан сакчысы көненә багышланды. Ярышлар "Яшьлек" спорт комплексында үтте. Бу волейбол турниры гына түгел, ә хезмәттәшләр белән очрашу чарасына әверелде. Ул лаеклы ялда булган ветераннар өчен аерым үзенчәлеккә ия, чөнки алар бигрәк тә күрше районнардагы элеккеге коллегалары белән бик сирәк очрашалар.
- Безнең районда зональ, республика ярышлары еш үткәрелә, шулай да бүген эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен - күрше районнардан хәзерге һәм элеккеге полиция хезмәткәрләрен каршы алу безнең өчен сөенечле вакыйга. Бүгенге ветераннар - актив, тормыш сөючән һәм спортны яраткан буын буларак яшьләргә өлге булып торалар! Барыгызга да Аксубай җирендә уңышлар һәм җиңүләр телим, - дип билгеләп үтте, турнирны ачып, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин.
Ярышларда катнашучыларны район прокуроры Эдуард Хиражев, Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев, күрше районнарның ЭЭМ бүлекләре җитәкчеләре, безнең район ЭЭМ бүлеге ветераннары советы рәисе Шамил Сәхабетдинов сәламләделәр.
Биш районнан ветераннар командалары тәкъдим ителде, ә полиция хезмәткәрләре өч командага берләште. Аксубайны яшьләрдән торган ике команда тәкъдим итте. Командаларның берсендә бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев, Эдуард Хираҗев һәм аның ярдәмчесе Ленар Яфизов та уйнадылар.
Ялкынлы волейбол баталияләре берьюлы ике спорт залында барды: хезмәткәрләр - "Яшьлек" спорт комплексының зур залында, ә ветераннар - район үзәгенең өченче мәктәбе спорт залында көч сынаштылар. Турнир өч сәгатьтән артык дәвам итте һәм күпсанлы җанатарларны үзенә җыйды. Шулай булмый ни, күрше Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнарының эчке эшләр бүлекләре җитәкчеләре - Илгиз Алмакаев һәм Риват Соруров - безнең якташларыбыз. Аларның икесе дә Аксубай бүлегендә озак еллар хезмәт куйдылар. Җанатарларның Аксубай командалары өчен ничек көч биреп торуларын күрсәгез! Безнең волейболчыларга үзебезнең спорт мәйданчыклары һәм җанатарлар да булышкандыр инде. Полиция хезмәткәрләреннән торган ике команда беренче һәм икенче урыннарны яулады, Яңа Чишмә командасы өченче булды. Аксубай ветераннары икенче урынны алдылар, чистайлылар беренче булды, өченче урында - Чирмешән районы.
Иң яхшы сакчы, һәм яшьләр һәм ветераннар арасында иң яхшы һөҗүмче дә билгеләнде.
Командаларны бүләкләү тантаналы мохиттә үтте - команда әгъзаларына - бүләкләр һәм дипломнар, җиңүчеләргә күчмә кубок тапшырылды.
- Бу волейбол турниры күркәм йолага әвереләчәк, узган ел безне Чирмешән районы кунакчыл каршы алган иде. Хезмәткәр өчен иң мөһиме - яхшы спорт формасында булу, көндәшлек рухы да шулай ук әһәмиятле. Ул хезмәткәрләрне берләштерә, уңай тәэсирләр бирә һәм эшкә, спорт җиңүләренә омтылуга илһамландыра, - дип билгеләп үтте Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев.
Кунак буларак килгән командалар турнирны яхшы оештырганнары өчен аксубайлыларга рәхмәт әйттеләр. Безнекеләр шуңа өстәп, спортчылар - Ватан сакчылары өчен төшке аш та әзерләделәр.
Нет комментариев