Ике көн дәвамында "Юность" спорт комплексында Татарстанның көчле командалары арасында ярышлар узды.
"Мини-футболны - мәктәпкә" Бөтенроссия проекты ның республика этабында беренче җиңүчеләр билгеләнде.
Ярышларның беренче көне Аксубай спортчыларына көмеш һәм бронза алып килде. Составында Дмитрий Алексеев, Владислав Мельников, Артур Ключников, Дмитрий Макаров, Риназ Яруллин, Евгений Федоров һәм Данил Крайнов булган...
Ике көн дәвамында "Юность" спорт комплексында Татарстанның көчле командалары арасында ярышлар узды.
"Мини-футболны - мәктәпкә" Бөтенроссия проекты ның республика этабында беренче җиңүчеләр билгеләнде.
Ярышларның беренче көне Аксубай спортчыларына көмеш һәм бронза алып килде. Составында Дмитрий Алексеев, Владислав Мельников, Артур Ключников, Дмитрий Макаров, Риназ Яруллин, Евгений Федоров һәм Данил Крайнов булган Аксубаның 1 нче мәктәбе егетләр командасы 2000-2002 елларда туган катнашучылар арасында өченче урынны яулады. Алар Кукмара һәм Казан командаларына гына җиңелделәр.
1 нче мәктәпнең кызлар командасы иң яхшы уеннар сериясен күрсәтте. Мәликә Галимова, Виктория Орлова, Наталья Герасимова, Марина Петрова, Ангелина Яругина, Галина Федорова, Зөлфия Мәхмүтова һәм Камилла Парфенова 2004-2005 елларда туган көндәшләрен оттылар. Шулай ук Теләче командасы белән беренче матчны безнең команда 1:0 исәбе белән тәмамлады. Яр Чаллы шәһәренең "Компонент" һәм "Строитель" командалары белән очрашуларда җиңүче ачыкланмады. Нәтиҗәдә Аксубай кызлары "Компонент" командасына беренче урынны биреп, үзләре икенче урынга чыктылар.
Ярышларның икенче көнендә аксубайлыларга уңыш елмайды. Составында Илвира Сәлахова, Алина Яругина, Елена Горбунова, Кристина Семенушкина, капитан Альбина Тихейкина һәм капкачы Полина Егорова булган 1 нче мәктәп командасы көндәшләренә җиңүгә юл бирмәделәр. Финалда Чирмешән командасы белән очрашып, аларны 8:1 исәбе белән тар-мар иттеләр. Нәтиҗәдә - Татарстан чемпионнары булдылар.
1 нче мәктәпнең икенче - "Зенит" командасы икенче урынны яулады. Бронзаны кызлар Чирмешән командасына калдырдылар.
Йолдызлы команда физкультура укытучылары Валерий Павлов, Сәяр Кәлимуллин, Евгений Башкиров һәм Александр Лодоркинда күнекмәләр алалар.
Составында 2004-2005 елларда туган катнашучылар булган 2 нче мәктәпнең егетләр командасына авыргарак туры килде. Алар керткән һәм үткәргән туплар исәбе буенча 4 урынны алдылар. Беренче өчлекне үзара Яр Чаллы, Мөслим һәм Теләче командалары бүлеште. Көннең иң яхшы уенчысы итеп Илья Лукин сайланды.
- Футболны балалар яраталар һәм рәхәтләнеп уйныйлар, - дип бүлеште тренер Валерий Павлов. - Соңгы вакытта безнең футболчыларның осталык дәрәҗәсе арта бара. Монда, әлбәттә инде, массакүләм "Мини-футболны - мәктәпкә" проектының ярдәме бар. Бала командада уйнаганда үзенең гамәлләре өчен җавап тота, күмәклек хисен тоя. Рәхәтләнеп футбол уйнагыз!
Нет комментариев