Мюдлылар җирлеккә актив ярдәм күрсәткән өчен бүләкләргә лаек булдылар
Мюд авыл җирлеге гражданнары җыенында авыл проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәтүче актив кешеләрне бүләкләделәр.
Район башлыгы Сергей Мальковка актив иҗтимагый эшчәнлеге, һәм Мюд авыл җирлеге территориясендә социаль әһәмияткә ия чараларны оештыруда һәм үткәрүдә күрсәткән хәйрия ярдәме өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Халыкны рухи һәм әхлакый тәрбияләү буенча бәяләп бетергесез социаль юнәлешле хезмәт эшчәнлеге өчен һәм илле яшьлек юбилее уңаеннан Илнур Сәйфетдинов район башлыгының Рәхмәт хатын алды. Авылның иҗтимагый тормышында актив катнашкан өчен шундый ук бүләккә Виталий Карягин лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев