Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

«Маркин чаңгы юлы» Аксубай районыннан йөзгә якын спортчыны җыйды

Чуаш Енорускинасы авылында Әфганстанда интернационал бурычын үтәгәндә һәлак булган солдат истәлегенә чаңгы ярышлары узды.

Владимир Маркин истәлегенә ХХХII чаңгы ярышлары «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый хәрәкәте эгидасы астында һәм стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре ветераннарының иганә ярдәме белән үтте. Аның вәкилләре Чуаш Енорускиносына сугышчыны искә алырга ветеран-чик сакчылары, ГВСГ, диңгезчеләр белән бергә килделәр.

Чуаш Енорускиносы мәктәбе янында тантаналы линейкага йөздән артык катнашучы җыелды. Болар – Иске Ильдеряк, Иске Ибрай, Беловка, Сөнчәле, 3нче Аксубай һәм Чуаш Енорускиносы мәктәпләре укучылары, авыл халкы.

Ярышларның баш тренеры Рәис Бикушев район башкарма комситеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александровка ярышларга әзерлек турында җиткерде.

– Чуаш Енорускиносы авылында Владимир Маркин истәлегенә чаңгы ярышлары 32 ел рәттән уздырыла. Шул вакыттан бирле ул белем алган мәктәптә укучыларның берничә буыны алышынды, ә герой турында истәлек яши. Бүген безнең җәмгыятькә, беркайчан да булмаганча, бердәмлек кирәк, шул исәптән спортта да, нацизмны Җиңүдә дә, тынычлык һәм илнең алга таба чәчәк атуы өчен дә. Владимир Маркин истәлегенә ХХХII чаңгы ярышлары ачык дип игълан итәм!

Чаңгы ярышларында катнашучыларга сәламләү сүзләре белән «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин мөрәҗәгать итте.

– Үсеп килүче буынның үз тарихын белүе һәм истә тотуы, һәлак булган геройларны искә алуы бик мөһим, – диде ул. – 34 ел элек безнең гаскәрләр Әфганстаннан чыкты, ә Владимир Маркин истәлегенә ярышлар 32 тапкыр уза. Бу сугышчыны искә алу турында сөйли. Барлык спортчыларга якын туганымның истәлегенә чаңгы ярышларында катнашулары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә.

Владимир Маркинның сеңлесе Алевтина Петрова абыйсын искә алу ярышларына җыелучыларга ихлас рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Спортчыларны Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков та сәламләде.

Бу ярышлар Чуаш Енорускиносы авылында якташларының хәтере ни дәрәҗәдә кадерле булуын күрсәтә. Бу юлы чаңгы ярышы гадәти мәктәп чаңгы юлында түгел, ә авыл территориясе артында салынган чаңгы трассасында үтте. Матур табигать кочагында төрле чаңгы техникасын кулланырга мөмкин булган бу чаңгы юлын оештыручылар әзерләгән.

Ярышлар дулкынлану белән, мавыктыргыч үтте. Яшь төркемнәре буенча 1 һәм 2 километрлы дистанцияләр билгеләнгән иде. Старттан спортчы узачак бөтен юл ачык күренде – тренерлар үз шәкертләрен кызыксынып күзәттеләр һәм аларны финиш мәйданында каршы алдылар. Финишка килеп җиткән спортчыларны Чуаш Енорускиносы мәктәбе вәкилләре чәй белән сыйладылар. Ярышлар ике сәгать чамасы барды. Ярышлар педагог-тренерлар узышы белән тәмамланды. Бу укучылар өчен үзенчәлекле мастер-класс булды.

Мәктәпнең спорт залында призерларны бүләкләү тантанасы булды. «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы секретаре Наталья Егорова ветераннар хәрәкәте исеменнән спортчыларга катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Спорт залында шатлыклы мохит хөкем сөрде. Призерлар адресына алкышлар, котлау сүзләре, спортта алга таба да уңышлар насыйп булсын дигән теләкләр яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев