Аксубайда 2004-2005, 2006 елгы һәм яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча район шәхси-команда беренчелеге үтте.
Ярышларда Аксубай, Нурлат, Чистай районнарыннан 50дән артык спортчы катнашты.
Турнирны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин ачты. Ул ярышларда катнашучыларны сәламләде, барысына да гадел көрәш, җиңүләр, көч сынашуларның имгәнүләрсез үтүен теләде. Яшьләр лидеры шулай ук Ришат Гафиятуллин, Азат Габдуллин, Фаил Хәтметдинов, Фәрит Хәсәнов, Әсхәт Гадуллин кебек спортка битараф булмаган кешеләргә турнирны үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашучыларны үзләренең биюләре белән сөендерделәр, спортчыларны киләсе уеннарга рухландырдылар. Чөнки мәйданчыкта «кайнар» атмосфера сизелә иде инде.
Татар-башкорт көрәше буенча район Беренчелегенең гомумкоманда нәтиҗәләре буенча келәм хуҗалары – аксубайлылар җиңү яулады. Мактау пьедесталының икенче баскычына Нурлат районы спортчылары күтәрелде. Алар ярышларның көмеш призерлары булдылар, ә чистайлылар бронза медальгә лаек булдылар.
25 кг авырлык категориясендә
1 урында – Сәгъдиев Рәмзис
3 урында – Дансков Артур
Җамалетдинов Зөлфәт
30 кг авырлык категориясендә
2 урында – Хәбибрахманов Абдулла
3 урында – Сәйфуллин Сәет
35 кг авырлык үлчәмендә
3 урында – Сруров Риназ
40 кг авырлык үлчәмендә
2 урында – Вафин Ильяс
3 урында - Садыйков Адель
45 кг авырлык үлчәмендә
1 урында – Галимов Рияз
3 урында – Хәйруллин Айназ
50 кг авырлык үлчәмендә
1 урында – Вафин Ильяс
3 урында – Галимов Рияз
55 кг авырлык үлчәмендә (2006 елгы һәм яшьрәк үсмерләр)
1 урында – Камалов Илдус
55 кг авырлык үлчәмендә (2004-2005 елда туган үсмерләр)
1 урында – Нурмәтов Халид
2 урында – Хәбибрахманов Ильяс
60 кг авырлык үлчәмендә (2004-2005 елда туган үсмерләр)
2 урында – Нурмәтов Халид
60 кг авырлык үлчәмендә (2006 елгы һәм яшьрәкләр)
1 урында– Камалов Илдус
65 кг авырлык үлчәмендә
3 урында – Галиев Аслан
65+ кг авырлык үлчәмендә
2 урында – Андреев Андрей
Нет комментариев