Спорт
Кубок – полиция хезмәткәрләрендә
Район башлыгы кубогына ир-атлар арасында волейбол буенча турнир узды.
Күчмә кубокны алуда җиде волейбол командасы көч сынашты. Шул исәптән мәгариф бүлегенең ике командасы, АТУТ, эчке эшләр бүлеге, муниципаль хезмәткәрләр, мәдәният бүлеге, электр челтәрләре командалары. Мәйданда күтәренке мохит хөкем сөрде. Бу көнне спорт залына килүчеләр волейболчылар өчен җан аттылар. Киеренке уеннар...
Район башлыгы кубогына ир-атлар арасында волейбол буенча турнир узды.
Күчмә кубокны алуда җиде волейбол командасы көч сынашты. Шул исәптән мәгариф бүлегенең ике командасы, АТУТ, эчке эшләр бүлеге, муниципаль хезмәткәрләр, мәдәният бүлеге, электр челтәрләре командалары. Мәйданда күтәренке мохит хөкем сөрде. Бу көнне спорт залына килүчеләр волейболчылар өчен җан аттылар. Киеренке уеннар нәтиҗәсендә иң көчле дүрт команда ярымфиналга чыкты. Эчке эшләр органнары һәм мәгариф бүлегенең икенче командасы арасындагы көч сынашулар - полиция хезмәткәрләренең, хакимият һәм мәгариф бүлегенең беренче команда уенчылары арасындагы ярыш мәктәп хезмәткәрләренең көчлерәк булуын күрсәтте. Финал очрашулары тагын да кискенрәк үтте. Нәтиҗәдә эчке эшләр бүлеге дружинасы җиңү яулады. Мәгариф бүлегенең беренче командасы - икенче, муниципаль хезмәткәрләр өченче урыннарда.
Район башлыгы Камил Гилманов, ярышларда катнашучыларны сәламлап, эшчеләрнең спорт белән шөгыльләнүе зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады.
- Спорт - ул сәламәтлек һәм хезмәт нәтиҗәсе, - дип тә өстәде. Бүләкләү тантанасы сөенечле һәм позитив мохиттә үтте. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре район башлыгы кубогына ия булдылар. Барлык призерларга да Мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырылды. Хөкемдарлар коллегиясе фикере буенча Илсур Сафин, Станислав Зайцев, Айрат Гайнуллин һәм Олеся Иванова иң нәтиҗәле уенчылар буларак танылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев