Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кубок белән кайттылар

Яр Чаллыда яшүсмерләр арасында баскетбол буенча үткән республика беренчелегендә Аксубай районы ДЮСШ командасы республиканың егерме авыл районы арасында беренче урынны алды. Алдан үткәрелгән уен нәтиҗәләре буенча районда ДЮСШ җыелма командасы булдырылды. Команда составына 3 нче Аксубай урта мәктәбе (тренер Геннадий Леонтьев) укучылары: Артур Салахов, Артем Хәсәнов, Кирилл Мирьякупов, Дмитрий Тимочкин,...

Яр Чаллыда яшүсмерләр арасында баскетбол буенча үткән республика беренчелегендә Аксубай районы ДЮСШ командасы республиканың егерме авыл районы арасында беренче урынны алды.
Алдан үткәрелгән уен нәтиҗәләре буенча районда ДЮСШ җыелма командасы булдырылды. Команда составына 3 нче Аксубай урта мәктәбе (тренер Геннадий Леонтьев) укучылары: Артур Салахов, Артем Хәсәнов, Кирилл Мирьякупов, Дмитрий Тимочкин, Денис Барышев; Аксубай лицее (тренер Валерий Павлов) вәкилләре: Иван Матюшкин, Линар Аюпов, Шамил Хисмәтуллин һәм мюдлы (тренер Рәис Бикулов) Алексей Косарев керде.
Безнең егетләр көндәшләренә җиңүгә бернинди шанс калдырмыйча, нәтиҗәле уйнап, төп приз-ТР ның Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы Кубогына ия булдылар. Барлык уенчылар да турнир грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Ярышларда катнашучылар команданы Яр Чаллыга алып баруны оештыруда матди ярдәм күрсәткәне өчен Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилмановка рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев