Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көмеш призер

Нижегорд өлкәсенең Кстово шәһәрендә 2003-2004 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар узды. Ярышларда Татарстан җыелма командасы составында ДЮСШ тренеры Александр Скворцовта тәрбияләнүче Аксубай спортчылары Ольга Шугаева һәм Станислав Гаврилов катнашты. Безнең Ольга Новгород самбочысына бераз гына өстенлек биреп, 55 килограммлы авырлык категориясендә көмеш медаль...

Нижегорд өлкәсенең Кстово шәһәрендә 2003-2004 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар узды.

Ярышларда Татарстан җыелма командасы составында ДЮСШ тренеры Александр Скворцовта тәрбияләнүче Аксубай спортчылары Ольга Шугаева һәм Станислав Гаврилов катнашты. Безнең Ольга Новгород самбочысына бераз гына өстенлек биреп, 55 килограммлы авырлык категориясендә көмеш медаль яулады. Шуңа да карамастан ул июньдә узачак Россия беренчелегендә Татарстанны тәкъдим итәчәк. Җиңү яулый алса, Ольга Европа чемпионатына юллама алачак. Станислав Гаврилов Идел буе федераль округы беренчелеге ярышларында беренче тапкыр катнашты. Ул да яхшы көрәш күрсәтте, ләкин дулкынлануы комачаулады. Киләсе ярышларда Стас, һичшиксез, яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәк.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев