«КЭС-Баскет» чемпионатының муниципаль этабы узды
Спорт

«КЭС-Баскет» чемпионатының муниципаль этабы узды

Аксубай районында 9 -10 ноябрь көннәрендә «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы узды

Уеннар «Юность» спорт комплексында оештырылды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча түбәндәге командалар җиңүчеләр һәм призерлар булды:
яшүсмерләр арасында:

1 урында – В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе;
2 урында – 2 нче Аксубай мәктәбе;
3 урында – В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино мәктәбе.
Кызлар арасында:
1 урында – В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбе;
2 урында – Иске Тимошкино урта мәктәбе;
3 урында – В.Г. Тимирясов исемендәге 1 Аксубай мәктәбе.

Иң яхшы уенчылар дипломнар белән бүләкләнде. Бу Салават Вәлиуллин (1 нче Аксубай мәктәбе), Наталья Смолина (Иске Мокшино мәктәбе).

Спортчыларны турнирга әзерләүдә команда тренерларының һәм мәктәп директорларының тырышлыгы дипломнар белән билгеләп үтелде.

Муниципаль этапта җиңүчеләр «КЭС-Баскет» чемпионатының 7-8 декабрьдә Чистай шәһәрендә узачак зональ турында катнашачак.

Фото: мәгариф бүлеге архивыннан.

 


Нет комментариев