Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Казыят кубогы – шәрбәнлеләрдә

Мөселман яшьләренең Язгы спартакиадасы кысаларында ял көннәрендә Аксубайда волейбол ярышлары үтте. Көньяк Казыят кубогына турнирда биш районнан сигез команда катнашты. Җыелучыларны ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Тантаналы ачылышта район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев, "Яшьлек" УСК директоры...

Мөселман яшьләренең Язгы спартакиадасы кысаларында ял көннәрендә Аксубайда волейбол ярышлары үтте.

Көньяк Казыят кубогына турнирда биш районнан сигез команда катнашты. Җыелучыларны ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Тантаналы ачылышта район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев, "Яшьлек" УСК директоры Радик Мостафин катнаштылар. Алар спортчыларга уңышлар теләделәр, очрашуның Аксубай җирендә үтүенә сөенечләрен белдерделәр. Нурлат районы имам мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәйфуллин - Коръән аятьләре, Чирмешән районы имам мөхтәсибе Минсәгыйр хәзрәт Миншин догалар укыдылар. Катнашучылар спорт күнекмәләреннән тыш, Коръән сүрәләрен белүләрен дә күрсәттеләр. Аннан ары волейбол ярышлары башланды. 15 очкога кадәр боҗра системасы буенча уйнадылар. Беренче урынны - Шәрбән командасы, икенче урынны - яңачишмәлеләр, өченче урынны - искеибрайлылар алды. Призерларга медальләр һәм истәлекле призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев