Кама марафонында җиңде
Спорт

Кама марафонында җиңде

Яр Чаллы шәһәрендә Рәмис Бикушев чаңгы-роллер марафон дистанциясен бик тә уңышлы тәмамлады.

Кама чаңгы-роллер марафонында Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм күрше төбәкләрдән йөздән артык спортчы катнашты. Спорт мәктәбе тренеры Рәмис Бикушев районны лаеклы тәкъдим итте. Ул 50 километр араны 2 сәгать 2 минут 56 секунд эчендә узды. Бу көннең иң яхшы вакыты булды!

Рәмис Рәис улы җиңүгә ныклы әзерлек белән ышанычлы барды.

– Мин көн саен роллерда 30 чакрымлап күнегүләр ясыйм, – дип сөйли спортчы. – Яисә 20шәр чакрым йөгерәм. Үз көчемә ышана идем.

Рәмис Бикушев – әтисе танылган чаңгычы-спортчы, тренер Рәис Бикушевның шәкерте. Өлкән Бикушев кебек үк, ул да шулай ук үз укучылары өчен үрнәк булып тора.


Нет комментариев