Кабат призерлар исәбендә
Спорт

Кабат призерлар исәбендә

Аксубай шахматчысы Казанда үткән Татарстан Республикасы Рапид Гран Принең икенче этабы призеры булды. Анда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 106 шахматчы катнашты. Шул исәптән: 4 гроссмейстер, 20 халыкара мастер һәм ФИДЕ мастеры, 50дән артык спорт мастерлыгына кандидат. Әлеге абруйлы интеллектуаль ярышларда безнең район вәкиле Адель Купцов та аерылып торды. Мөмкин...

Аксубай шахматчысы Казанда үткән Татарстан Республикасы Рапид Гран Принең икенче этабы призеры булды.
Анда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 106 шахматчы катнашты. Шул исәптән: 4 гроссмейстер, 20 халыкара мастер һәм ФИДЕ мастеры, 50дән артык спорт мастерлыгына кандидат.
Әлеге абруйлы интеллектуаль ярышларда безнең район вәкиле Адель Купцов та аерылып торды. Мөмкин булган 9 очкодан 7не җыеп, ул көндәшләре белән 3-6 урыннарны бүлеште.
- Турнир финишында Адель өч мастерлыкка кандидатны җиңде, Тольяттидан килгән гроссмейстер Алавкин белән уен партитясендә дә аның җиңүгә шансы бар иде, - дип сөйли команда тренеры Геннадий Горбунов. - Әмма моның өчен ул аз гына очко туплый алмады. Барысы да алда.
Халыкара гроссмейстер, ТР шахмат федерациясе вице-президенты Илдар Ибраһимов, Адельгә лаеклы яуланган акчалата приз тапшырып, аңа киләчәктә уңышлар теләде. Безнең шахматчы әлегә гомуми зачетта 11нче урында бара. "Казан" сайлап алу зонасыннан иң яхшы 20 шахматчы алты этап нәтиҗәләре буенча апрельдә турыдан-туры ТР Рапид Гран При финалына эләгәчәк.

Нет комментариев