Искемокшинолылар иң яхшы баскетбол командасы булды
«Юность» универсаль спорт залында 2009-2010 елгы үсмерләр арасында спорт мәктәбе беренчелеге ярышлары узды.
Ярышларда В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай, 3нче Аксубай, В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино, Иске Тимошкино, Иске Ибрай, Иске Савруш мәктәпләре командалары катнашты.
Иске Тимошкино мәктәбе укучылары иң яхшы уен күрсәттеләр һәм беренчелекне яуладылар. Икенче һәм өченче призлы урыннарны район үзәге командалары – 1нче һәм 3нче мәктәп спортчылары үзара бүлеште. Җиңүче командага һәм призерларга Спорт мәктәбе грамоталары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев