Яңа Аксубай җирлегендә хоккей турниры герой-якташларга багышланды
Спорт

Яңа Аксубай җирлегендә хоккей турниры герой-якташларга багышланды

Киса авылында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган якташлар истәлегенә патриотик турнир узды.

Аларның батырлыгын хөрмәтләү өчен авыл үзәгенә авылдашлары һәм тирә-як авыллардан иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелды.

Тантаналы митинг Хәрби дан мемориалы янында узды. Катнашучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов мөрәҗәгать итте.

– Без монда һәлак булган каһарман сугышчыларны искә алу өчен килдек, – диде ул. – Аларның исемнәре, батырлыклары мәңге яшәргә тиеш.

Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров чараны оештыруда ярдәм иткән барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Җыелучыларны «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте вәкилләре сәламләде. Алар сугышчылар истәлеген саклау һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү өчен мондый очрашуларның мөһимлеген ассызыкладылар.

Киса авылының боз шугалагында хоккей дәрте кызды. Монда үзара салым акчасына төзелгән хоккей мәйданчыгы икенче ел эшли. Биредә ир-егетләр кышкы уеннарда осталыкларын камилләштерәләр – шугалак саф һавада актив ял итү үзәге булып тора. Ачык турнир үткәрү өчен дә ул яхшы әзерләнгән иде. Беренчелек өчен алты команда Кисаның «Ладья», «Лада Киса» дружиналары, «ТАТЕХ», «РЭС», «СССР» – «Яңа Аксубай» һәм «Кама» командалары көч сынашты. Җанатарлар уенчыларга көч биреп тордылар. Спортчылар кәшәкә белән эш итүнең ышанычлы техникасын һәм җиңүгә булган какшамас омтылыш күрсәттеләр. Беренче һәм икенче урыннарны Кисаның «Ладья», һәм «Лада Киса» командалары яулады, өченче урын Яңа Аксубай хоккей дружинасына бирелде.

Көн салкын иде. Чараны оештыручылар катнашучылар турында алдан ук кайгыртканнар: алар җылынсыннар өчен кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар («Актай» агросәнәгать комплексының иганә ярдәме белән).

Ел саен үткәрелә торган турнир югары оештыру дәрәҗәсендә узды.

Җирлек башлыгы Алексей Макаров турнирны уздыруда халыкның активлыгын билгеләп үтте. Ул Александр Семеновка, Тамара Сулейманкинага, Любовь Агафоновага, Михаил Федоровка, Леонтий Макаровка, Егор Кузьминга һәм Любовь Митрюхинага патриотик чара үткәрүдә бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт белдерде.


Нет комментариев