Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иң яхшы урыннар безнеке

Күптән түгел мини-футбол буенча Аксубай командасы 1995-1996, 1997-1998 елларда туган кызлар арасында мини-футбол буенча Россия Беренчелегенә Идел буе зона ярышларында катнашты. Ярышлар Самара өлкәсенең Отрадный шәһәрендә үтте. "Нефтьче" физкультура-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы, Самара, Ульян, Саратов һәм башка өлкәләрдән командалар җыелды. Беренче яшь группасында безнең команда тиздән Волгоград шәһәрендә Татарстан Республикасын...

Күптән түгел мини-футбол буенча Аксубай командасы 1995-1996, 1997-1998 елларда туган кызлар арасында мини-футбол буенча Россия Беренчелегенә Идел буе зона ярышларында катнашты.


Ярышлар Самара өлкәсенең Отрадный шәһәрендә үтте. "Нефтьче" физкультура-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы, Самара, Ульян, Саратов һәм башка өлкәләрдән командалар җыелды. Беренче яшь группасында безнең команда тиздән Волгоград шәһәрендә Татарстан Республикасын тәкъдим итеп чыгыш ясаячак Яр Чаллы командасыннан азга гына калышып, икенче урынга лаек булды. Безнең командага әлеге җиңүне мини-футболчылар Алина Бәһаутдинова (иң яхшы капкачы), Инзилә Ибраһимова, Юлия Семенова, Кристина Анашкина, Анна Маненкова, Ольга Михайлова, Эльмира Яруллина, Гөлназ Җиһангирова, тренер Валерий Павлов китерде.
1997-1998 елда туган икенче яшь төркемнәрендәге кызлар арасында безнең спортчы кызларыбыз барысын да җиңеп, беренче урынны яуладылар. Бу команда республика данын яклап Санкт-Петербург шәһәрендә чыгыш ясаячак. Җиңүгә тренер В.Павлов җитәкчелегендәге кызларыбыз Мария Матюшкина, Юлия Семенова (ярышның иң яхшы һөҗүмчесе), Инзилә Ибраһимова, Ольга Михайлова, Анна Маненкованың өлеше зур.
Спортчы кызларыбыз ярышка баруда ярдәм күрсәткәне өчен Камил Гилмановка рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: минифутбол Аксубай командасы