Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Спорт

Иң яхшы шашкачылар һәм шахматчылар

Тыныч интеллектуаль уенны яратучылар каникул вакытында да кул кушырып утырмадылар. Сәламәтлек атнасында яшьләр үзәгендә шашка һәм шахмат буенча шәхси һәм команда беренчелеге үтте. Беренчелектә җиде команда көч сынашты. Шашка буенча Аксубайның 2нче мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Икенче урында Аксубайның 3нче мәктәбе, өченчедә Шәрбән мәктәбе. Шәхси зачетта 2нче мәктәптән Игорь Белов,...

Тыныч интеллектуаль уенны яратучылар каникул вакытында да кул кушырып утырмадылар.
Сәламәтлек атнасында яшьләр үзәгендә шашка һәм шахмат буенча шәхси һәм команда беренчелеге үтте. Беренчелектә җиде команда көч сынашты. Шашка буенча Аксубайның 2нче мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Икенче урында Аксубайның 3нче мәктәбе, өченчедә Шәрбән мәктәбе. Шәхси зачетта 2нче мәктәптән Игорь Белов, Данила Маклаков (тренер Геннадий Горбунов), Шәрбән мәктәбеннән Нурислам Галлямов (тренер Айрат Гайнуллин) үзләрен иң яхшы уенчылар итеп күрсәттеләр. Кызлар арасында: беренче урында Юлия Муртазина (2нче мәктәп), Алия Төхвәтуллина (3нче мәктәп), Полина Рязанова (2нче мәктәп). Аларның өчесе дә Геннадий Горбуновта күнекмәләр алалар. Аксубайның 2нче мәктәбе шахмат буенча кабат алдынгы. Икенче урында 3нче, өченче урында 2нче мәктәп. Игорь Белов һәм Юлия Муртазина шахмат буенча беркемгә дә җиңүгә шанс калдырмадылар. Беренче урыннарны да алар яулады. Максим Борисов (2нче мәктәп) һәм Данир Сәхабетдинов (3нче мәктәп) - икенче һәм өченче призерлар. Кызлар арасында Зилә Кадыйрова (Иске Ибрай мәктәбе) һәм Түбән Татар Майнасы мәктәбеннән Сәгадәт Бәширова - мактау пьедесталының икенче һәм өченче баскычларында. Призерларның барысы да медальләр һәм грамоталар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев