Иң көчлеләр өчлегендә
Спорт

Иң көчлеләр өчлегендә

Нурлатта кикбоксинг буенча ачык район беренчелеге үтте. Ярышларда Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат районнары һәм Самара өлкәсенең Клявлинск районы вәкилләре катнашты. Алмаз Мәгыйзов тәрбияләгән спортчылар район данын лаеклы якладылар. Икенче мәктәп укучысы Оксана Захаркина ачык көрәш күрсәтеп, җиңүчеләр арасына керде. Рената Латыйпова да (3 нче мәктәп) мактау пъедесталының беренче баскычында. Даниил...

Нурлатта кикбоксинг буенча ачык район беренчелеге үтте.

Ярышларда Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат районнары һәм Самара өлкәсенең Клявлинск районы вәкилләре катнашты. Алмаз Мәгыйзов тәрбияләгән спортчылар район данын лаеклы якладылар. Икенче мәктәп укучысы Оксана Захаркина ачык көрәш күрсәтеп, җиңүчеләр арасына керде. Рената Латыйпова да (3 нче мәктәп) мактау пъедесталының беренче баскычында. Даниил Петров һәм Замир Дәүләтгалиев турнирның көмеш призерлары булдылар. Даниил Прокопьев һәм Илья Еграшкин - үз төркемнәрендә призерлар өчлегенә керделәр.


Нет комментариев