Чирмешәнне яуладылар
Чирмешәндә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан район башлыгы призына самбо буенча ачык турнир үтте. Аксубай самбо мәктәбе вәкилләре турнирда яхшы чыгыш ясадылар. Тренер Александр Скворцов тәрбияләгән балалар осталыклары, көчле рухлы булулары, яхшы нәтиҗәләргә омтылулары белән аерылып тордылар. Ольга Шугаева, Станислав Гаврилов (икесе дә Аксубайның 3 нче мәктәбе укучылары), Түбән Татар...
Чирмешәндә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан район башлыгы призына самбо буенча ачык турнир үтте.
Аксубай самбо мәктәбе вәкилләре турнирда яхшы чыгыш ясадылар. Тренер Александр Скворцов тәрбияләгән балалар осталыклары, көчле рухлы булулары, яхшы нәтиҗәләргә омтылулары белән аерылып тордылар. Ольга Шугаева, Станислав Гаврилов (икесе дә Аксубайның 3 нче мәктәбе укучылары), Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе укучысы Илдус Камалов беренче урынга лаек булдылар. Адель Садыйков (3 нче мәктәп) һәм Ильяс Хәбибрахманов (Түбән Татар Майнасы урта мәктәбе) - өченче призерлар.
Фото: nashcheremshan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев