Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чираттагы уңыш

Күптән түгел Чистайда «Электр челтәрләре» ООО призына ел саен үткәрелә торган самбо көрәше буенча турнир үткәрелде. Анда Аксубайдан тренер Александр Скворцов спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар. 62 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә икенче урынны Николай Крайнов алды. Аннан югарырак үлчәм категориясендә чыгыш ясаган Евгений Ласточкинның да нәтиҗәсе шундый ук. Өченче урынга 55...

Күптән түгел Чистайда «Электр челтәрләре» ООО призына ел саен үткәрелә торган самбо көрәше буенча турнир үткәрелде. Анда Аксубайдан тренер Александр Скворцов спортчылары уңышлы чыгыш ясадылар.


62 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә икенче урынны Николай Крайнов алды. Аннан югарырак үлчәм категориясендә чыгыш ясаган Евгений Ласточкинның да нәтиҗәсе шундый ук.
Өченче урынга 55 килограммга кадәр авырлык үлчәмендә Александр Крайнов һәм Валерий Сулбаев (67 кг.нан артык үлчәмдә) лаек булды. Алар барысы да Сөнчәле мәктәбе укучылары.
Турнир таблицасында Диана Латыйпова (Иске Кармәт) һәм Альбина Сәйфуллинаның (55 кг. га кадәр авырлыкта) күрсәткечләре дә бертөрле. Алар икесе дә 3 урынны алдылар.
Аксубайлылар Зөлфәт Мәхмүтов, Рафаэль Сөнгатуллин, Азат Айзатуллин, Стас Чернышов, Сөнчәледән Петр Мартынов һәм Михаил Зайцев көрәше дә мактауга лаек.
Ярышта катнашучылар турнирга баруда ярдәм күрсәткәне өчен ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтовка рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев