Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чемпион булдылар

Иске Мокшино урта белем бирү мәктәбенең баскетболчылар командасы (рәсемдә) "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабы җиңүчесе булды. Алдагы саннарның берсендә безнең газета бу турыда язган иде. Бу киеренке көрәш белән яуланган җиңү. Баскетбол дружинасы тренеры - Иске Мокшино урта мәктәбенең физкультура укытучысы Рәис Бикулов балалар белән эшләүгә утыз биш...

Иске Мокшино урта белем бирү мәктәбенең баскетболчылар командасы (рәсемдә) "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабы җиңүчесе булды.


Алдагы саннарның берсендә безнең газета бу турыда язган иде. Бу киеренке көрәш белән яуланган җиңү.
Баскетбол дружинасы тренеры - Иске Мокшино урта мәктәбенең физкультура укытучысы Рәис Бикулов балалар белән эшләүгә утыз биш елдан артык гомерен биргән. Ул спорт яратучыларга һәм актив, сәламәт тормыш рәвеше алып баруны өстен күргән ничәмә-ничә буынга тәрбия биргән үз эшенең чын энтузиасты.
Мәктәптә төрле спорт төрләре буенча секцияләр эшли. Мәктәпнең спорт залы авыл яшьләре өчен дә һәрвакыт ачык. Монда укучылар һәм әлеге мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш укучылары, студентлар арасындагы спорт ярышлары да популяр.
Бер сүз белән әйткәндә, Иске Мокшино урта мәктәбендә физкультура-спорт эше югары дәрәҗәгә куелган һәм ул үз җимешләрен китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев