Чаңгыга дөрес басарга кирәк
Спорт

Чаңгыга дөрес басарга кирәк

Аксубайның 2нче урта белем бирү мәктәбе спорт мәйданчыгында укучылар арасында чаңгы туризмы техникасы буенча район ярышлары үтте.

Чараны мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды. Районның җиде мәктәбеннән командалар беренчелек өчен көч сынашты.
Беренче урынны Иске Ильдеряк мәктәбе алды, икенче урында – 3нче Аксубай мәктәбе командасы. Иске Ибрай мәктәбе командасы мактаулы өченче урынны яулады.
Әмма алар, һичшиксез, иң кыйммәтле бүләк – уңай хис-кичерешләр һәм шатлык алдылар.

Фото: мәктәп архивыннан


Нет комментариев