Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнекеләрдә – бронза

Аксубай бадминтончысы Бөтенроссия ярышларында бронза яулады. Иске Тимошкино авылыннан Никита Мулеев Екатеринбург шәһәрендә, Г.А. Речкалов истәлегенә уздырылган Бөтенроссия үсмерләр турнирында катнашты. Ярышларда илнең 15 төбәгеннән 220 спортчы көч сынашты. Әлеге турнир Гран-При 2017/2018нең "Yonex" Бөтенроссия үсмерләр сериясенең яңа сезонына старт бирде. Татарстан вәкилләре һәр яшь төркемендә һәм һәр разрядта диярлек...

Аксубай бадминтончысы Бөтенроссия ярышларында бронза яулады.

Иске Тимошкино авылыннан Никита Мулеев Екатеринбург шәһәрендә, Г.А. Речкалов истәлегенә уздырылган Бөтенроссия үсмерләр турнирында катнашты. Ярышларда илнең 15 төбәгеннән 220 спортчы көч сынашты. Әлеге турнир Гран-При 2017/2018нең "Yonex" Бөтенроссия үсмерләр сериясенең яңа сезонына старт бирде. Татарстан вәкилләре һәр яшь төркемендә һәм һәр разрядта диярлек пьедестал баскычларын яуладылар. Республиканың җыелма командасы исәбендә 4 алтын, 2 көмеш һәм 19 бронза медаль бар. Никита Мулеев 17 яшькә кадәрле ялгыз разрядта өченче урынга лаек булды.

Фото: badmintonrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев