Безнең чаңгычылар  – лидерлыкта
Спорт

Безнең чаңгычылар – лидерлыкта

Безнең район чаңгычылары командасы ТР мәктәп укучылары арасында чаңгыда йөгерү буенча II Спартакиада ярышларының Республика этабында уңышлы чыгыш ясадылар. 2002 елда туган спортчылар арасында Иске Тимошкино урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алексей Бульбов алдынгы булды. Бу искиткеч җиңү өчен аңа Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Диплом тапшырылды. Аның дусты Алексей...

Безнең район чаңгычылары командасы ТР мәктәп укучылары арасында чаңгыда йөгерү буенча II Спартакиада ярышларының Республика этабында уңышлы чыгыш ясадылар.
2002 елда туган спортчылар арасында Иске Тимошкино урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алексей Бульбов алдынгы булды. Бу искиткеч җиңү өчен аңа Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Диплом тапшырылды. Аның дусты Алексей Павлов 2004 елда туган спортчылар арасында финишка өченче булып килде. Ике спортчы да Беловка авылында яши һәм районның иң яхшы чаңгычысы Владимир Кожемановта күнегүләр ала. Бу ярышларда район җыелмасына Иске Ибрай урта мәктәбе укучысы Гөлдания Гелметдинова да үз өлешен кертте (тренеры Рәис Бикушев). Ул үзенең яшь төркемендә икенче призер булды. Эстафетада Аксубай командасы 4 урынны алды.

Нет комментариев