Бездә “алтын“ һәм “бронза“
Бу көннәрдә Чистайда "Электр челтәрләре" ҖЧҖ призына самбо буенча һәр ел саен уздырыла торган турнир булды. Быел турнир Татарстанның төрле төбәкләреннән, Чуашстаннан һәм Ульян өлкәсеннән спортчыларны җыйды. Бу ярышлардан безнең аксубайлылар "алтын" һәм "бронза" алып кайттылар. 29 килограмм авырлык үлчәмендә Адель Садыйков көндәшләренә җиңүгә мөмкинлек калдырмады. 46 килограмм авырлык үлчәмендә...
Бу көннәрдә Чистайда "Электр челтәрләре" ҖЧҖ призына самбо буенча һәр ел саен уздырыла торган турнир булды.
Быел турнир Татарстанның төрле төбәкләреннән, Чуашстаннан һәм Ульян өлкәсеннән спортчыларны җыйды. Бу ярышлардан безнең аксубайлылар "алтын" һәм "бронза" алып кайттылар. 29 килограмм авырлык үлчәмендә Адель Садыйков көндәшләренә җиңүгә мөмкинлек калдырмады. 46 килограмм авырлык үлчәмендә Вадим Савинов өченче урынны яулады. Тренер Александр Скворцовның калган тәрбияләнүчеләрен дә билгеләп үтми булмый: Юрий Афанасьев һәм Тимур Кондратьев дүртенче урыннарны алдылар. Призлы урыннарга ирешү өчен аларга берничә балл гына җитмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев