Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Беренче Спартакиада уңышлы үтте

Район пенсионерлары советы бүлеге активистлары, Пенсия фонды, яшьләр эше һәм спорт буенча комитет, пенсионерлар Спартакиадасын игълан итеп, аның зур спорт бәйрәменә әвереләчәген көтмәгәннәрдер, мөгаен. ... Иртәнге сәгать 9.00 да «Юность» спорткомплексы янына кеше күп җыелды, оештыручылар спортчыларны теркәргә чак кына өлгерделәр. Районның мәгариф системасы-Аксубай лицее, Иске Ильдеряк һәм Иске Үзи...

Район пенсионерлары советы бүлеге активистлары, Пенсия фонды, яшьләр эше һәм спорт буенча комитет, пенсионерлар Спартакиадасын игълан итеп, аның зур спорт бәйрәменә әвереләчәген көтмәгәннәрдер, мөгаен.


... Иртәнге сәгать 9.00 да «Юность» спорткомплексы янына кеше күп җыелды, оештыручылар спортчыларны теркәргә чак кына өлгерделәр. Районның мәгариф системасы-Аксубай лицее, Иске Ильдеряк һәм Иске Үзи урта мәктәбе, Аксубай һөнәри лицее, шулай ук Яңа Аксубай, Иске Ибрай, Кәкре Күл авыл җирлекләре һәм Федоровка махсус интернат командалары иң активлары булдылар.
Спартакиадада катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламлады, ул район пенсионерларының активлыгына аерым канәгатьләнү хисләре кичерүен белдерде, шулай ук Пенсия фонды идарәсе начальнигы Владимир Тимофеев һәм яшьләр эше һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Минеголов та котлап чыгыш ясадылар.
Дартс (дротиклар ыргытуда) 1 нче урынны алган Иске Ибрай авылы ветераннар советы рәисе (команда капитаны) Рәхимҗан Ярмөхәммәтов Спартакиадада иң өлкән (80 яшь) җиңүче булды. Ә команданың ветеран-укытучысы Кираметдин Шәязданов берьюлы ике 1 нче урынны яулады: дартста һәм озынлыкка сикерүдә, ә кросс буенча 3 нче урынга лаек булды. Хатын-кызлар арасында кросс буенча Галия Галиева өченче урынны алды. Р.Раузетдинова тенниста иң остасы булды.
Иске Ильдеряк урта белем бирү мәктәбе ветераннары командасыннан Георгий Альметкин дартста-икенче, кросста-икенче, яткан килеш гәүдәне төз тоту буенча өченче урыннарны алды. Ә аның тормыш иптәше команда капитаны Лидия Горбунова кросста беренче булды. Дартста 2 нче урынны алган Марина Зайцева финишка икенче булып килде. Елизавета Малюкова чүгәләп күнегү ясау һәм дарст буенча өченче урыннарны яулады. Әлеге команда 8 призлы урынга лаек булды. Һөнәри лицей командасы да уңышлы чыгыш ясады. Аркадий Михайлов яткан килеш гәүдәне төз тоту һәм озынлыкка сикерүдә өченче урыннарга лаек булды. Аркадий Михайлов яткан килеш гәүдәне төз тоту буенча-беренче, озынлыкка сикерүдә - өченче; Анатолий Калмыков-озынлыкка сикерүдә-икенче, яткан килеш гәүдәне төз тоту буенча-икенче, өстәл теннисы уенында беренче булды. Сәкинә Горбуновага (мәгариф бүлеге) теннис буенча ярышларда - өченче, ир-атлар арасында Кәкре Күлдән Николай Кондрашовка икенче урын бирелде.
Редакция вәкилләре дә уңышлы чыгыш ясадылар. Ирина Крюкова дартста да, чүгәләп күнегү ясау буенча да беренче урыннарны алды. Яңа Аксубайдан Владимир Мучейкин 1000 метрлы дистанциягә йөгерүдә җиңү яулады. Спартакиадада катнашучыларның барысы да район башлыгы исеменнән истәлекле призлар белән бүләкләнде-ләр, ә җиңүчеләргә Дипломнар тапшырылды.
Бу көнне ветеран-коллегалары өчен мөһим булган вакыйгадан читтә калмаган һәм алар белән янәшәдә булган җитәкчеләрнең мораль ярдәме дә катнашучылар өчен зур әһәмияткә ия булды, конкурсны оештыручылар моның өчен аларга зур рәхмәт белдерделәр. Бу спартакиадада катнашкан ун бала анасы Валентина Наумовага үзенең призын тапшырган мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина; район газетасы мөхәррире вазыйфаларын башкаручы Айдар Моратшин, Иске Ильдеряк урта мәктәбе директоры Станислав Зайцев һәм һөнәри лицей директоры Фәрхат Аюпов, ул шулай ук ярышлар тәмамланганнан соң лицейда ветеран-коллегалары өчен бәйрәм өстәле оештырды.
И.ВАСИЛЬЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионерлар Спартакиада