Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Беренче оештыручы призына

Якшәмбе көнне Яшьләр үзәгендә Юрий Сухалов истәлегенә шахмат буенча ДЮСШ беренчелегенә ярышлар үтте. Район шахматчылары арасында Ю.Сухалов "Каисса" шахмат-шашка клубының беренче оештыручысы буларак билгеле. Бәлки шуңа да шахматчылар аңа багышланган турнирда теләп катнашалар. Бу көнне ярышка 30 дан артык катнашучы килде. Очрашу нәтиҗәләре буенча 3-8 сыйныф кызлары арасында 1-3 нче...

Якшәмбе көнне Яшьләр үзәгендә Юрий Сухалов истәлегенә шахмат буенча ДЮСШ беренчелегенә ярышлар үтте.

Район шахматчылары арасында Ю.Сухалов "Каисса" шахмат-шашка клубының беренче оештыручысы буларак билгеле. Бәлки шуңа да шахматчылар аңа багышланган турнирда теләп катнашалар. Бу көнне ярышка 30 дан артык катнашучы килде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча 3-8 сыйныф кызлары арасында 1-3 нче урыннарны Диләрә Латыйпова, Юлия Мортазина, Ильвира Салахова алды. Шул ук яшьтәге малайлар арасында Рәдиф Шиһапов, Игорь Белов һәм Кадыйр Габдрахманов җиңүчеләр булдылар.
9-11 сыйныф укучылары арасында призлы урыннарга кызлардан Ольга Кузьмина, Александра Удиярова, Язилә Сафиуллина, ә малайлардан Алмаз Камилов, Савелий купцов һәм Григорий Новичков лаек булдылар.
Ирләр арасында беренче урында Марат Сафин. ул ярыш Кубогы белән бүләкләнде. Икенче урынны Геннадий Горбунов, өченче урынны Алексей Маклаков алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев